Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ипотека буенча ставка төште, әйдә фатир алабыз...

Яңа йортларга ташламалы ипотека ставкалары 7 процентка калды. Әмма торак базары җанланып китү өчен бу гына җитми. Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин сүзләренчә, икенчел торак базары да ярдәмгә мохтаҗ.

Туплаган акчаң фатир бәясенең яртысы кадәр булмаса, ашыгырга кирәкми, ди белгечләр.
Яңа йортларга ташламалы ипотека ставкалары 7 процентка калды. Әмма торак базары җанланып китү өчен бу гына җитми. 
Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин сүзләренчә, икенчел торак базары да ярдәмгә мохтаҗ. “Яңа торакка гына ярдәм итеп калмыйча, икенчел торакны финанслау өчен дә механизмнар табу мөһим. Моннан башка беренчел торак та шактый авыр барачак”? – дип белдерде ул Дәүләт Советы президиумы утырышында.

Соңрак “Россия-24” телеканалы эфирында, икенчел торак өчен ипотека ставкасын киметергә кирәклегенә басым ясап: “Ипотека портфеленең үсеш темплары 2,5 триллионнан ким булмаган дәрәҗәдә тоту өчен икенчел базарда ипотека бәясенең төшүе кирәк. Ул 14 процент иде, хәзер ставка кимеде, ул кайдадыр 12 процент булды, тик бу барыбер күп”, – дип сөйләде.

Хәтерләсәгез, Россия Президенты Владимир Путин ил Хөкүмәтенә һәм Үзәк банкка ташламалы ипотека кредиты буенча ставканы тиз арада киметергә кушты. Ил башлыгы 2022 елның апрель аенда мондый кредитларның узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда өч тапкыр кимрәк бирелүенә игътибар итте. Аның сүзләренчә, сораштырулар нигезендә, россиялеләрнең 65 проценттан артыгы үзләренең торак шартларын яхшыртырга тели.

Илнең иң эре банклары Путинның ташламалы ипотека буенча ставканы 7 процентка кадәр киметү тәкъдименә оператив рәвештә җавап бирде. Шул көнне үк алар халыктан гаризалар кабул итә башлады. Аның нәтиҗәсе ничегрәк булуын вакыт күрсәтәчәк. Ә бу көнгә булган мәгълүматларга караганда, соңгы хисап аенда республикада өлешләп төзелешкә 687 килешү төзелгән, дип хәбәр итә Росреестр. 2022 елның апрелендәге саннар белән чагыштырсак, республикада яңа йортлардагы фатирларга ихтыяҗ өч тапкырга диярлек төшкән. Шулай ук ипотека буенча төзелгән килешүләр санының кимүе дә күзәтелә.

Белгечләр әйтүенчә, ташламалы ипотека ставкаларының төшүе яңа йортларга ихтыяҗ тудырачак, әмма узган елгы күрсәткечләргә өметләнергә кирәкми. 
Казан дәүләт аграр университеты доценты, икътисадчы Илгизәр Гайнетдинов та торак базарының җанланып китәчәгенә икеләнеп карый. 

– Торак шартларын яхшыртырга теләүчеләр өчен азмы-күпме этәргеч булыр ул. Аның уңай ягын шунда гына күрәм. Фатир бәяләре коточкыч артты. Моңа аеруча спекулятив фактор зур йогынты ясады. Төзелеш материаллары җитештерүчеләр дә, бу мөмкинлектән файдаланып, бәяләрне күтәрде. Гадәттә бездә күтәрелгән бәяләр тиз генә төшми. Быел илдә инфляция күләме якынча 15-21 процент булыр дип көтелә. Ел ахырында ул бәлки 12-15 процентка калыр. Ә хезмәт хаклары артмый. Документ буенча артты, ә чынлыкта өстәмә түләүләрне киметәләр дә, аның артканы сизелми дә. Пенсияләрне арттырдылар анысы, әмма ул инфляция күтәрелешен барыбер каплый алмый. Мондый ситуациядә фатир алырга тәвәккәлләүчеләр күп булыр дип уйламыйм. Аны алыр өчен туплаган акчаң фатир бәясенең яртысы кадәр булмаса, ашыгырга кирәкми, гәрчә ташламалы ипотека булса да. Фатир бәяләренең югары булуы торак базарының җанланып китүенә киртә булачак, – ди ул.      

“Лефарт” күчемсез милек агентлыгы вәкиле Ләйсән Гыйләҗиева да шундый ук фикердә.
– Үзәк Банк төп ставканы кыска арада бик тиз төшерә башлагач, фатир алырга теләүчеләр сабыр итәргә булды. Фатирларга ихтыяҗ кимү шуның белән дә бәйле. Торак базары өчен ике атна, бер ай күп түгел, аның каравы ставка күләме кими. Ниһаять, халык көтеп җиткерде. Ташламалы ипотека программасы белән 7 процентка да алып була. Торак базарында җанланыш сизелә, тик алдагы чорлардагы динамика күзәтелми. Шунысы да бар: 7 процентлы ставка белән фатирны яңа йортлардан гына алырга була. Күп кеше яңа йорттагы фатирны алу өчен булганын сата. Ә анда ташламалы программалар юк. Торак базары алга китсен өчен икенчел торакка да ярдәм чараларын уйлап табарга кирәк. Тагын бер мөһим фактор – бәяләрнең бик югары булуы. Ипотека ставкасының кимүе генә җитми, фатир бәяләре дә төшәргә тиеш, чөнки халыкның кереме бик түбән. Хөкүмәт төп игътибарын шуңа юнәтсә иде, – ди ул. 
Фатирны алданрак алган кешеләр өчен күңелсез яңалык та бар. Хәзер кредитларны рефинанслау (инде булган кредитны каплау өчен яңа кредит алу ул) рөхсәт ителми. Бер төркем кешеләр, ставка төшкәч, рефинанслармын дигән өмет белән, кредитны 12 процентка алганнар иде, ди риелтор.       

Узган ел Россиядә 90 миллион квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылган. 4 миллионнан артык гаилә яңа фатирлы һәм йортлы булган.

Ташламалы ипотека буенча фатирның бәясе күпмегә төшә? 
Ипотека ставкасы – 7 процент. Исәпләү өчен хезмәт хакы картасы ипотека аласы банкныкы дип алабыз, иминиятләштерүне дә кертәбез.  
Фатир бәясе – 7 миллион сум, ә беренчел кертем 1,4 миллион ди. 
Ипотека түләү вакыты – 15 ел. 
Кредит күләме – 5,6 миллион.
Димәк, аена 50 334шәр сум түләп барырга кирәк булачак. 
15 ел буенча барысы 9 060 120 сум җыела. Беренчел кертем итеп биргән акчаны да кушсак, 10 460 120 сум түләгәнсез булып чыга. 
Монда башны алай артык эшләтергә кирәкми. Фатир бәясе 7 миллион сум булуны истә тотканда, 3,5 миллионы арттырып түләнә. 
Әлегә кадәр фатир алган өчен салым акчасын кайтармаган булсагыз, шунысына өмет итә аласыз. Димәк, бу суммадан 650 мең сумны чигерәбез дә 9,8 миллионга кала. 

http://shahrikazan.ru/news/sotsial-tormyish/ipoteka-buencha-stavka-tshte-yd-fatir-alabyz

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X