Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Ирем Яңа елга мультиварка бүләк итте. Аерылам!"

Социаль челтәрләрдә бер хатын шундый сүзләр язып калдырган. «Миңа ирем Яңа елга мультиварка бирде. Мультиварка… — дип сүгенеп язган бер ханым Казан төркемнәренең берсендә.

 

— Аңа эшендәге хатын-кыз коллегалары шулай киңәш биргән икән. Мин шаккаттым. Мин аңа бер ай буе парфюм кирәк дидем, нинди хушбуйлар ошаганын әйттем. Юк, аңа мине кухня техникасы белән кимсетергә кирәк булган. Өч ел бергә, мине аңламый микәнни… Минем шулкадәр кәефем бозылды, аерылырга телим», — дип яза Казан кызы. Укучыларның күпчелеге бу хатынга каршы яза.

«Шундыйларга өйләнәләр дә бит».

«Миңа бирсеннәр иде әле мультиварка».

«3 ел буе яшисез, бер-берегездән тел яшерәсез».

«Дөнья кая бара. Аерылмакчы булып йөри! Аның ире урынында булсам, мин артына тибәр идем, тизрәк аерылсын өчен».

«Мультиварканы кайтарыгыз да, духи алыгыз». «Симерүегез җиткән». «Нигә уйлап торасың, аерыл. Иреңне коткар аждаһадан». «Миңа үтүк биргәннәр иде, башына бирүдән чак кына тыелып калдым. Шуннан бирле алтын, парфюм, чүпрәк-чапрак кына бүләк итә».

«Мондый ирне кичерергә ярамый, бәйрәмнәр беткәнче сузма, хәзер үк аерылып кит».

«Миңа иттарткыч биргәч, капризланган идем. Шуннан бирле берни дә бүләк итми, проблема да юк».

«Ә син иреңне ашатып карадыңмы? Бәлки ул шул хакта әйтергә теләгәндер. Синнән килгән духи исеннән туйгандыр, ашыйсы килә башлагандыр».

«Ирләргә читләтеп әйтергә кирәкми, турысын әйт. Рәхмәт әйтеп ал да, духига акча сора».

Фото: Газета.ру

http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/irem-yaa-elga-multivarka-blk-itte-aerylam

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев