Заман сулышы

Ирнең үлгән гаүдәсе бәйрәм табыны артында утырган

Әлеге хәл Белоруссиянең Витебск өлкәсе авылларының берсендә була.


 

 

Бу хакта  РИА Новости хәбәр итә. 8 гыйнвар көне хатыны берничә көн өйдә кунмаган ире өчен борчылып, полициягә мөрәҗәгать итә.

Соңгы тапкыр аны күптән түгел Россиядән кайткан һөнәрче авылдашында кунакта күргән булганнар. Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре бу мәгълүматны тикшерә һәм югалган ирнең урынын ачыклый. Аның мәете кәнәфидә бәйрәм өстәле артында була.

Беренчел фаразлар буенча, ир 6 гыйнвар төнендә үлгән. Йорт хуҗасы белән аның авылдашы арасында чыккан конфликт нәтиҗәсендә ир  кунакның  башына бүрәнә  белән суккан. Хәзер әлеге очрак буенча тикшерү эшләре бара.

 

Реклама

Фото:https://pixabay.com

http://almet-rt.ru/news/mgyyat/irne-lgn-gadse-byrm-tabyny-artynda-utyrgan

 

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: