Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Исемнәре - һәйкәлдә, хатирәләр - күңелдә

Хәзер Бәкер авылы халкы һәм үсеп килүче яшь буын сугышка китеп, яу кырында башын салган ир-егетләрнең, көрәштән исән-имин кайтучыларның батырлыгы алдында өр-яңа һәйкәл янына килеп баш ия ала. Җиңү бәйрәме алдыннан биредә алар истәлегенә багышлап матур обелиск ачылды. Дөрес, Бәкердә моңарчы һәйкәл булган. Ул бик күптәннән төзелеп, анда сугышта һәлак...

Хәзер Бәкер авылы халкы һәм үсеп килүче яшь буын сугышка китеп, яу кырында башын салган ир-егетләрнең, көрәштән исән-имин кайтучыларның батырлыгы алдында өр-яңа һәйкәл янына килеп баш ия ала. Җиңү бәйрәме алдыннан биредә алар истәлегенә багышлап матур обелиск ачылды.

Дөрес, Бәкердә моңарчы һәйкәл булган. Ул бик күптәннән төзелеп, анда сугышта һәлак булучылар исеме генә язылган булган. Аны алып, урынына зур һәм матур һәйкәл төзегәннәр. Искесеннән аермалы буларак, ул өч өлешкә бүленгән. Дошманны җиңеп исән-сау кайтучыларның да исемлеге куелган. Һәйкәлнең уртасында - күккә ашкан сыман Ватан сугышы ордены, шулай ук солдат каскасы һәм мылтык ясалган. Урыны мәчет янында, авылның үзәгендә булганга, юлдан үтеп китүчеләргә дә, шифаханәгә килүчеләргә дә күренеп тора.

Һәйкәлне төзү инициативасы «Бәкер» шифаханәсенең элеккеге баш табибы Фаяз Ибраһимов тарафыннан күрсәтелә. Ул бу уйны күңелендә озак йөрткән. Үзе арабыздан китсә дә, эш-гамәле ярты юлда өзелеп калмады, улы Марат Ибраһимов әтисенең эшен Татарстан Профсоюзлары Федерациясе булышлыгы белән ахырына кадәр башкара. Шулай итеп, Фаяз абыйның соңгы бүләге бәкерлеләргә барып иреште.
- Яңадан үлем, ятимлек ачысын татымас өчен хәтер яшәргә тиеш. Һәйкәлләребез хәтер буларак, киләчәк буынга оныттырырга юл куймасын иде, - ди ачылу тантанасында Марат Ибраһимов.
Бәкер фронтка 121 ир-егетен озаткан, шуның җитмеше һәлак булган, илле беренә туган авылына кайтырга насыйп иткән. Кызганыч, бүгенге көндә исән-сау булган бер сугыш ветераны да юк. Тыл хезмәтчәннәре дә азаеп бара, алар күңелендә ул еллардан авыр истәлек кенә. Сугыш башланганда 12-14 яшьлек яшүсмер кызлар гына булганнар бит.
- Колхоздагы бөтен авыр эшне башкардык, персидәтелләребез мактап кына тора иде. Яңадан сугышлар була күрмәсен, диләр Мәнзүрә Миңнегулова белән Мөкәррәмә Гыйләҗева.
Митингка килгән Иске Иштирәк җирлеге башлыгы Нашат Мәҗитов 90 нчы елларны искә алды.
- Ул вакытта митингка җыелучы 36 сугыш ветераны, 172 тыл хезмәтчәне бар иде. Еллар аларны алып китә тора. Шундый истәлекле урын булдырган өчен Фаяз Ибраһимовка, улы Маратка бик зур рәхмәт,- диде ул. Аның сүзләреннән соң авыл халкы «Фаязның урыны җәннәттә булсын» дигән теләк җиткерде.
Һәйкәл ачылу тантанасына килгән республика Профсоюзлары Федерациясе рәисе урынбасары Владимир Карузин, экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Рамил Низамов котлау сүзе белән чыгыш ясадылар. Һәйкәл янына веноклар, чәчәкләр куелганнан соң, яшәү, тормыш дәвам итү символы буларак, территориясенә яшь чыршы үсентеләре утыртылды.
Митингта мәктәп укучылары, һәм шифа­ханә хезмәткәрләре көче белән оештырылган концерт бәйрәмнең бизәге булды. Иштирәк мәктәбе укучылары үзләре теккән яулыкны өлкән буынга бәйләделәр.
«Бәкер» шифаханәсенең сугышка турыдан-туры катнашы булган. Аның базасында 1942 елның җәендә эвакуацияләнгәннәр өчен госпиталь эшли башлый. Ватан сугышы еллары дәвамында биредә 14 меңнән артык яралы солдат дәвалана. Бер генә пациент та үлмичә, күбесе реабилитациядән соң яңадан яуга киткән. Шифаханә терри­ториясендә Җиңүнең 65 еллыгы алдыннан ачылган мемориаль такталарга Марат Ибраһимов килгән кунаклар белән бергә ве­ноклар куйдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: памятник