Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Исерек килеш руль артына утырган лениногорскилыны Мордва Кармалка авылында ЮХИДИ туктата, аның эше судта каралды

Моннан элегрәк 62 яшьлек ир кеше, исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен инде административ җәзага тартылган булган.


Лениногорск шәһәр прокуратурасы бу юлы ир кешегә карата җинаять эше буенча гаепләүне хуплады. Суд лениногорскилыны РФ Җинаять Кодексы  264.1 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаятьне кылуда гаепле дип тапты. Бу маддәдә исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җәзага тартылган кешенең, янә исерек килеш руль артына утырганы өчен җаваплылык каралган.

Суд материалларыннан күренгәнә, 2023 елның июнендә гаепләнүче,  исерек хәлдә, ВАЗ-21053 автомобиле руле артына утырган. Аны Мордва Кармалка авылының  Мәктәп урамында ЮХИДИ хезмәткәрләре туктаткан. Медицина тикшерүеннән соң, исерек шофер транспорт чарасы белән идарә итүдән читләштерелгән һәм аңа карата җинаять эше кузгатылган. Юл иминлеге инспекторлары ачыкланганча, ир-ат элек исерек килеш йөргән өчен инде машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган.

Үзенең шактый җитди яшьтә булуына карамастан, кабат-кабат исерек килеш рульгә утырган ир кеше судта гаебен таныган.
Суд аңа 300 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә  җәза билгеләде һәм транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан 2 елга мәхрүм итте.

Моннан тыш, автомобиль җинаять кылу чарасы буларак дәүләт милкенә конфискацияләнде.

Суд карары әлегә законлы көченә кермәгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев