Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Исерек шофер турында хәбәр ит

Агымдагы елның 7 ае эчендә Лениногорскида һәм район буенча исерек хәлдә булган, алкоголь куллануга медицина тикшерүе узудан баш тарткан 172 шофер тоткарланган.

Аларның 22 се - исерек хәлдә бер тапкыр татылганнан соң, кабат руль артына утырган машина йөртүчеләр.

Исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткән  өчен 30000 сум күләмендә административ штраф һәм 1, 5 - 2 елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү,  ә бу  янә кабатланса -җинаять җаваплылыгы каралган.

Лениногорск һәм Лениногорск районы дәүләт автоинспекциясе шәһәр халкына һәм кунакларына юллардагы куркынычсызлык проблемасына битараф калмауны, полициягә юлда үзләрен дөрес тотмаган, исерек хәлдә руль артына утырган шоферлар турында хәбәр итүне сорап мөрәҗәгать итә. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре мондый очракларда оператив җавап бирү өчен кирәкле барлык чараларны күрергә әзер. 

Транспорт чаралары белән исерек хәлдә идарә итү фактлары һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары турында 02 яки 2-72-20 телефоны аша хәбәр итәргә мөмкин.

Исерек кеше руль артына утырган кеше- таныш  кеше булса да, чит кеше булса да, аны туктатырга тырышу мөһим. Әгәр дә инде хокук бозучы кисәтүләрне игътибарга алмый икән,  кичекмәстән ЮХИДИ бүлегенә хәбәр итү –һәр аңлы кешенең  гражданлык бурычы. Моның белән кемгәдер начарлык эшлим дип уйлау- дөрес түгел, киресенчә, бу кемнеңдер гомерен саклап калырга булышачак.Заманча технологияләр тормышның барлык якларына да кагыла, исерек шофер турында Лениногорск ЮХИДИнең телеграммканалына  https://t.me/leninogorskgibdd  сылтамасы буенча хәбәр итәргә дә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X