Заман сулышы

Иске Иштирәккә тарих кайтты

"Тамырларына таянмаган агач үсә алмаган кебек, ата-бабалары белән кызыксынмаган нәсел дә үсә алмый. Ә тамырлар нык безнең авыл халкында", дип язган Иске Иштирәк егете Илфак Шиһапов. Язып кына калмаган, ә тамырларны барлап, ата-бабаларны искә алып күләмле китап итеп чыгарган. "Иске Иштирәк тарихы" дип исемләнгән китапны тәкъдир итү кичәсе авыл Мәдәният...

"Тамырларына таянмаган агач үсә алмаган кебек, ата-бабалары белән кызыксынмаган нәсел дә үсә алмый. Ә тамырлар нык безнең авыл халкында", дип язган Иске Иштирәк егете Илфак Шиһапов. Язып кына калмаган, ә тамырларны барлап, ата-бабаларны искә алып күләмле китап итеп чыгарган. "Иске Иштирәк тарихы" дип исемләнгән китапны тәкъдир итү кичәсе авыл Мәдәният йортында узды.

Әлбәттә, китап чыгару җиңел эш түгел, ул вакыт та, сәламәтлек тә, күп чыгымнар да сорый. Әлеге юнәлештә ярдәм күрсәтүче кешеләрең булу - зур шатлык. Ә Иске Иштирәкнең кирәк чакта таянырдай иганәчеләре, авыл җанлы егетләре бар. Болар: бертуган Рәсим һәм Рафаил Туктаровлар, Таһир Гобәйдуллин, Ризит Миңнебаев. Алар сәхнә түрендә урын алдылар. Әлеге дүрт дус ир-егетнең шушы авылда Биккинә чишмәсе белән Мәннәф күлен торгызуга көч куюларын халык һичкайчан онытмас. Бу хакта алып баручылар - Таһир Шәмсуаров белән Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Зөһрә Саттарова җәй аенда булган матур мизгелләрне, әлеге истәлекле көнне яңартты.
Шундый игелекле гамәлләре белән беррәттән, китап чыгаруга да ярдәм итү күркәм эш инде ул. Автор үзе дә:
- Алар янына барып, уй-ниятемне белгертүгә, төпченеп тормыйча: "Күпме кирәк?" дип кенә әйттеләр. Алар уңган-булганнар, республика күләмендә абруй-дәрәҗәләре зур, - дип әйтеп узды.
Китапның үзенә килгәндә, моннан 300 еллар элек булган вакыйгалар хәтерләнгән, Иштирәк карт килеп казык каккан чор сурәтләнгән. Материаллар Татарстан, Санкт-Петербург, Оренбург архивларыннан алынып язылган. Үзенең рәхмәт сүзләрен авыл җирлеге башлыгы Нашат Мәҗитов И.Шиһаповка һәм дүрт ир солтанына җиткерде.
Кичәне җыр-моң яратучы үзешчән артистлар дәвам итте. Бәйрәмне оештыру ягыннан иштирәклеләргә сүз әйтеп булмый. Аның бит Мәдәният йортын җитәкләүче Әмир абый Кәримов, сәнгать җитәкчесе Зөһрә Саттарова кебек сәнгатькә гашыйк җаннары, шигърият-моң дөньясына тартылган авыл яшьләре бар. Алмаз Борһанов, Алисә Гыйззәтова белән Алинә Гарифуллина башкарган җырларны тамашачы яратып кабул итте. Авыл хуҗалыгы белгечлеге буенча практикага килгән егет Алмаз Галимҗановны да шулай ук мәдәният-сәнгать ягына җәлеп итә белгәннәр. Залда утыручылар башкорт биюен дә күзәтә алды, аны Рушания Галәветдинова башкарды. Алинә Габитова белән Алсу Хәйретдинованың кыюсыз гына шигырь сөйләүләре дә киләчәктә менә дигән тел осталары булырлар әле дигән уй-фикер уятты.
Илфак Шиһапов: "Китап чыгаруымның бер өлешендә укытучы Мәмдүдә апа Гыйләҗеваның да өлеше зур, аңа аерым рәхмәт", дигән иде. Әлеге укытучы кичәдә үзе катнашып, укучысының хезмәтенә бәя бирде: "Аның эшен дәвам итүчеләр табылыр, башлангычы өметле күренә", - дип өстәде. Авторның хезмәте берничә еллар дәвамында бертуктаусыз эзләнеп, сорашып, барысын да ачыклаганнан соң гына дөнья күргән. - Иске чорны торгызу җиңел булды, ә соңгылары һич кенә ялганмый. Күбебез әби-бабаларын белми. Шунлыктан киләчәк буыннарыбыз тарихны югалтмасыннар дип, нәсел тамырлары онытылмасын өчен бер дәфтәр битенә белгәннәребезне теркәп калдырыйк, барлыйк әле, - дип киләчәк өчен борчылуын белгертте И.Шиһапов. Китап сатудан кергән акчаны игелекле эшләрне дәвам итү өчен файдаланырга да исәбе бар аның.
Әмир Кәримов баянда сыздыра, ә Таһир Шәмсуаров "Җанкай-җанаш"ны суза... Кичә шул хәтле матур итеп әзерләнеп, тамашачы күңелендә якты хатирәләр калдырды. Авыл халкы концерт карап, ял итеп кайтып китте. Шунысын да әйтеп үтәсе килә: халык бу кичәгә авыл җыенына караганда да күбрәк җыелган иде. Димәк, аларның борчу-мәшәкатьләрен бер читкә куеп, ял итәсе килә.
Теги: Китап
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: