Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Иске Шөгер авылында узган ел яшелләндерү буенча эшләр башкарылган ( халык җыенында ниләр сөйләштеләр) +ФОТОЛАР

Авылларда халык җыеннары бара. Иске Шөгердә узган җыенда авылның проблемалары, 2021 елда эшләнәсе эшләре турында сөйләштеләр.

Узган ел Иске Шөгер авылында яшелләндерү буенча күп эшләр башкарылган, агачлар утыртылган. Мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә авылны матурайтканнар. Үзара салым акчасына урамнарга таш салынган, Иске Һәм Яңа Шөгердә зират капкасы ясалган. Кар чистарту өчен тотылган.

Быел үзара салымны кеше башыннан 300 сум җыячаклар, узган ел да шул күләмдә булган. аны 1 апрельгә кадәр җыеп тапшыру бурычы тора. Киләчәктә шушы акчага светодиодлы утлар куячаклар.

Узган ел грант отканнар иде. Тиздән авылга МТЗ тракторы кайтачак. Аңа роторлы чапкыч алачаклар.

Җыенда авыл халкын урамда йөрүче хуҗасыз этләр борчый, зоопарк кебек, диләр. Машина  үтеп киткәндә, шуннан ташлап калдыручылар да бар икән.

Яңа Шөгер ягында интернет тотмый, диделәр. Яңа Шөгердәге укучыларны Иске Шөгергә йөртү өчен автобус җибәреп булмасмы дип тә сорадылар.

Җыен ахырында юбилярларны бүләкләделәр. Шулай ук "Фермер мәктәбендә" курсларда укучыларга таныклык та тапшырдылар.

Җыен турында тулырак язманы "Заман сулышы" газетында укырсыз.

Розалия Мостафина

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X