Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Каен суының файдасы гына түгел, зыяны да бар

Апрель җиттеме, күпләр каен суы җыярга ашыга. Каенда сок әйләнеше, гадәттә, 15-20 көн тирәсе дәвам итә. Шул вакыт аралыгында күпләр аны файдаланып калырга ашыга. Медицинада каен суы язгы хәлсезлек, авитаминоздан дәвалый, иммунитетны ныгыта, депрессиягә каршы ярдәм итә дип санала. Бу баллы суда организм өчен кирәкле микроэлементлар бар. Ул сидек кудырту...

Апрель җиттеме, күпләр каен суы җыярга ашыга.

Каенда сок әйләнеше, гадәттә, 15-20 көн тирәсе дәвам итә. Шул вакыт аралыгында күпләр аны файдаланып калырга ашыга.

Медицинада каен суы язгы хәлсезлек, авитаминоздан дәвалый, иммунитетны ныгыта, депрессиягә каршы ярдәм итә дип санала. Бу баллы суда организм өчен кирәкле микроэлементлар бар. Ул сидек кудырту үзлегенә ия. Табиблар аны буыннар, тире авырулары, шулай ук бронхит, үпкә ялкынсынуы (пневмония) һәм башка тын юллары авырулары вакытында, үт куыгы, радикулит, ревматизм, артрит, туберкулез, баш авыртулары булганда кулланырга киңәш итәләр. Шул ук вакытта каен серкәсенә аллергия булган кешеләргә аны эчәргә киңәш ителми. Бавырында таш, ашказаны җәрәхәте булганда да бу баллы суны кулланмавың хәерле.

Каен суы суыткычта ике көннән дә артык сакланырга тиеш түгел. Туңдырылган суга исә берни булмый. Ә менә җылыда озак торган каен суы белән агуланырга да мөмкин.
Экологлар теләсә кайсы каеннан су алырга киңәш итми. Бары кәүсәләре, тамыры нык булган агачларны гына тишәргә ярый. Бер агачтан көненә 1 генә литр су агызырга киңәш ителә. Ахыр­дан каендагы тишекне бакча сумаласы, җилем, пластилин белән томалап куярга кирәк.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев