Заман сулышы

“Калдырмыйбыз сезне догалардан, авылдашлар, тыныч йоклагыз!”

Ел саен октябрь аеның соңгы көннәрендә бик күпләрнең күңелләрен шомландырып, йөрәкләренә мәңге җуелмас яра салган, сагыш-моңнарга уралган көннәрнең берсе- XX гасырның 30-50 елларында сәяси репрессиядән гөнаһсызга корбан булган һәм җәберләнгән ватандашларыбызны искә алу көне билгеләп үтелә. Кыямәт еллары 1917 елгы Октябрь революциясеннән соң, мәчет-мәдрәсәләр ябылып, Ислам дине кануннарын аяк астына...

Ел саен октябрь аеның соңгы көннәрендә бик күпләрнең күңелләрен шомландырып, йөрәкләренә мәңге җуелмас яра салган, сагыш-моңнарга уралган көннәрнең берсе- XX гасырның 30-50 елларында сәяси репрессиядән гөнаһсызга корбан булган һәм җәберләнгән ватандашларыбызны искә алу көне билгеләп үтелә.


Кыямәт еллары
1917 елгы Октябрь революциясеннән соң, мәчет-мәдрәсәләр ябылып, Ислам дине кануннарын аяк астына салып таптау, гасырлар сынавы үткән ыруг- кабилә, туганлык хисләрен, күп еллар буе тупланган әхлакый принципларны-инсафлык һәм миһербанлыкны юкка чыгару башлана. Таркаулык, өстәге түрәләр кубызына бию, әләкләшү Зәй-Каратай авылы халкына да күп кыенлыклар, фаҗигаләр китергән. Сталин репрессиясе оештырган террор гамәлләренең явыз сулышы авылым урамнарына да килеп җитеп, бик күпләрнең язмышларын сындырып, ботарлап ыргыткан.
Авылым тарихында «кара таплар» җитәрлек, нахакка гаепләнеп дистә еллар буена зинданнарда черетелгән, каторгада газапланган, үтерелгәннәрнең саны бүгенгәчә төгәл билгеле түгел. Бүгенге көнгә кадәр вакытлы матбугат битләрендә дә аларның исемнәре (берничәсен исәпләмәгәндә) дөнья күрмәде. Миңа авылыбызның өлкән буын кешеләреннән сорашып, Интернет ресурсларыннан файдаланып, «Хәтер китабы» битләрен актарып, шактый гына мәгълүмат туплау насыйп булды. Ибраһим ага Туйкин үзенең «Авыл тарихы» дигән кулъязма китабында да бу теманы читләтеп үтәргә тырышкан, (әлбәттә, китапның коммунистик идеология хөкем иткән чорда язылганын онытмаска кирәк). Шулай да ул сүз уңаенда гына, 1930-1931 елларда кулак диеп авылдан сөрелгән 6 уртача хәлле крестьян һәм дин әһелләренең исем- фамилияләрен атап уза. Атаклы мәгърифәтче, язучы, тарихчылар - бертуган Кәбир һәм Фазыл Туйкиннарның атып үтерелгәнлекләрен бик яхшы белсә дә, китабының өстәмә битләрендә, дөреслекне язарга базмыйча, Кәбир Туйкин Бөгелмә шәһәрендә яши, Фазыл Туйкин 1937 елда кулга алына дип кенә искә ала.
Зәй-Каратай авылында репрессиянең шомлы җилләре «Уңыш» колхозы оешу (1930 ел) елларында исә башлый. И. Туйкин китабының бу елларга багышланган битләрендә, адым саен фәлән кулакның йортына колхоз идарәсе, фәлән кулакның йортына китапханә, фәлән кулакның таш складына бригада йорты, алачык урнашты, кулакларның йортларын сүтеп, күчереп клуб, почта биналары күтәрелде дип язылган. Авыл хуҗалыгын коллективлаштыру чорында җирле хакимият органнарына (ә биредә колхозларның киләчәгенә чын күңелдән ышанган кешеләр белән беррәттән, таза тормышлы, тырыш авылдашларыннан көнләшеп яшәгән авылның ата ялкаулары, ялагайлар да булган) киң вәкаләтләр бирелә. Нәтиҗәдә, 1931 елда Фәрхетдин Вәлиев (1896 елда туган), Миңнерахман Гыйләҗев (1876), Вәли Зәркәев (1883), Минталип Зыякаев (1893), Минхәер Ибәтуллин (1866), Вафа Сафин (1881), Фәрзетдин Вәлиев (1866), Мөхәммәтгали Вәлиев (1866), Миңнехаҗи Ибәтуллин (1866), Габдулла Иблиев (1874), Арслангали Кәримов һәм Исмәгыйль Гарифуллин (1885) йорт-җирләреннән, мөлкәтеннән мәхрүм ителеп, салкын якларга сөргенгә җибәрелгәннәр. Ул вакытта гаиләләрнең күп балалы (5-6 дан да ким түгел) булуын, аларның карт әти-әниләре белән бергә яшәгәнлекләрен исәпкә алсак, ач-ялангач килеш күпме авылдашларның урамда калганлыкларын чамалап була. Шул ук елларда тагын 9 кешене кулга алып, китмәү турында имза куйдыралар. Рәхимҗан Маннановны (1887 елда туган) колхозга каршы кырын сүз әйткәне өчен 1936 елны 4 елга ирегеннән мәхрүм итәләр.
Репрессия дигән күсәкнең юан башы дин әһелләренең җилкәсенә төшә. Хөсәен Латыйпов (1886)-1931 елда 10 елга, Хәким Латыйпов (1864)-1930 елда 5 елга, Шәйхелислам Касыймов (1869)-1940 елда 10 елга, Габдерәхим Ногманов 1931 елда 5 елга хөкем ителәләр. Хөкем ителгәннәрнең күпчелеге Магаданда, Колымада, ГУЛАГ лагерьларындагы каторгаларда газапланган,ә һәлак булганнарның сөякләре мәңгелеккә шушы җирләрдә калган. Закир Туйкин (1861)-1931 елда 5 елга шартлы рәвештә хөкем ителә. Авылдашыбыз Харрас Фәхриев (1861) - Ютазы районы Кәрәкәшле авылы мулласы 5 елга төньякка сөргенгә җибәрелә, шунда вафат була. Уфа шәһәрендә яшәүче авылдашыбыз Миңнеһади Фәхриев Үзәк Диния нәзарәтендә казый, «Татар мәхәлләсе» журналының редакция коллегиясе әгъзасы булып эшләгәндә, милләтчелектә гаепләнеп кулга алына һәм 1937 елда НКВД подвалларында атып үтерелә. Заманында авылыбызда мулла булып эшләгән Закир Фәхретдинов, картайган көнендә туган-үскән җиреннән аерыласы килмәгәнлектән, үзенең гомер буе төзегән йортын, каралты-кураларын ут төртеп яндыра. Шулай итеп кенә, фәкыйрьләр исемлегенә кертелеп, авылдан сөрелмичә кала.
Хаҗиәхмәт абый Мөхәммәдиев
Авыл крестьяннары арасында репрессия дулкынына эләккән иң соңгы кеше Хаҗиәхмәт Мөхәммәдиевтер (1903 елда туган), мөгаен. Аны 1939 елның сентябрендә, колхозда тыныч кына янгын сүндерүче булып эшләп йөргәндә, календарьдагы Сталин сурәтен ертты дигән әләкне нигез итеп алып, 10 елга хөкем итәләр. Дүрт баладан торган (иң өлкәне Галиягә 7 яшь) туендыручысыз калган гаиләне ачлык, фәкыйрьлек, юклык камыты муеныннан кысып ала. Бу елларны Галия апа хәзер дә күз яшьләренә буыла-буыла искә төшерә. Ул: «Әтиебезне кулга алу белән гаиләбезне колхоздан чыгардылар, салымны (ит, сөт, йомырка һ.б) икеләтә түләттеләр, хәтта бакчабыздагы бәрәңге, кишер-шалканнарны да казып алып киттеләр. Зәй-Каратайның гади халкына рәхмәт инде, әтиебезнең нахак гаепләү белән хөкем ителгәнлеген белгәнлектән, кулларыннан килгән ярдәмне күрсәттеләр, Корбан ага Гыймадиев тырышлыгы белән әниемне яңадан колхозга да алдылар», - дип сөйләде. Әниләре гаилә арбасының төбенә җигелеп, берүзе тарта башлый. Йөзе белән җир себерердәй булып, тырышып колхозда эшли. Башкача булмый, кырыкмаса кырык төрле салымнарны түләргә, балаларны ашатырга, укытырга кирәк була.
Тоткынлыктан әтиләре хат язып торса да, алар аның гаиләсенә тапшырылмаган. Сигез ел үтеп, әтиләренең башы эшләп, Тайсуган авылында яшәүче, хатыны Маһинурның әнисенә, хат язгач кына, гаиләсе аның исән-сау икәнлеген, Коми АССРның Ухта төрмәсендә утырганлыгын белә. Сугыштан соң да бу гаиләнең тормышлары әллә ни рәтләнми. Галия апа сүзен дәвам итеп: «Нинди генә авырлыклар булса да, 7 еллык мәктәпне бик яхшы билгеләренә генә тәмамладым. Ул елларда урта белем алу түләүле иде. VIII сыйныфка баручы яшьтәшләремнең мәктәпкә баруларын тәрәзә аша карап, елый-елый озатып калдым. Аң-белемгә омтылуым көчле булгандыр инде, түзмәдем, VIII-IX сыйныф дәресләрен ишек төбенә утырып булса да тыңладым. Ул вакытларда мәктәп директоры булып эшләүче Ибраһим ага Туйкин миңа миһербанлык күрсәтте. Алай да, өстәге түрәләргә әләкләүдән шикләнептер инде, кайвакытта читенсенеп кенә, кеше күрмәгәндә: «Галия сеңелем, акча юнәлтә алмадыгызмы?» - дип сорап куя иде. Әнинең хезмәт көненә тигән икмәгенең бер өлешен сатып, уку өчен түләп, бердәнбер «Математика» дәреслеге (ә 17 дәреслек кирәк иде) белән X сыйныфны тәмамладым», - дип сөйләде.
Галия апа авылыбыз егете Шакир Миңнеголовка кияүгә чыгып, 4 бала тапканнан соң, читтән торып, Казан шәһәренең сәүдә техникумында укый. Гомере буе сәүдә системасында эшләп, мактау һәм абруй казана. Хәзерге көндә лаеклы ялда, балаларының рәхмәтен ишетеп, оныклар үстерә. Аның балалары турында «Заман сулышы» газеты да еш язып тора. Үткән елның ноябрь санында, шәһәрнең 11 нче гимназиясендә укытучы булып эшләүче, 3 игезәк бала әнисе Фәнзия Шакир кызы турында Римма Фәттахованың « Бер батырлык эзеннән» дигән бик матур эчтәлекле язмасы дөнья күрсә, быел «Лениногорскнефтьстрой» җәмгыяте җитәкчесе Рөстәм Миңнеголов белән әңгәмә басылып чыкты (10 август, №62).
Хаҗиәхмәт ага хөкем срогын көнен-көнгә тутырып, сәләмәтлеген югалтып авылга кайта. Кулыннан килгәнчә авылдашларына ярдәм итеп, төрле эшләрдә эшләп йөреп, 9 ел урын өстендә ятканнан соң вафат була.
Нәкъ шул елларда репрессиягә эләгүдән куркып, бик күп гаиләләр йорт-җирләрен ташлап Урта Азиягә, Урал төзелешләренә, Донбасс шахталарына күченеп китәләр. Узган гасырның 90 нчы елларында аларның балалары, оныклары качаклар булып, Татарстанга кире кайта башладылар.( Мондый гаиләләр Зәй- Каратай авылында гына да 30 га якын). Алар бит Ватаннарын, туган авылларын сагынудан бигрәк, куылып, анда күпме яшәсәләр дә килмешәк булганга кайттылар. Мин бу юлларны аларны кимсетү өчен язмадым. Аларның монда бернинди гаепләре юк.
Зыялыларга каршы
1937 елда репрессиянең канлы тәгәрмәче яңа куәт белән әйләнә башлый. Бу юлы инде ул милләт горурлыгы булган, татар зыялыларына каршы юнәлдерелә. Авылыбызның алдынгы карашлы кешесе Зәки Туйкин (1878 елда туган) беренче тапкыр 1930 елда кулга алынып 5 елга хөкем ителә. 1937 елда милләтчелектә гаепләнеп, яңадан 10 елга НКВД ның чәнечкеле тимер чыбык белән уратып алган лагерьларына озатыла. 1938 елда шунда вафат була. Авылыбызның мөхтәрәм укытучысы Кәрам Рафиков (Татарстанның атказанган укытучысы Шат абый Рафиковның (1928-2010 еллар) әтисе. Икесенең дә авыр туфраклары җиңел булсын) Карабаш авылында мәктәп директоры булып эшләгән вакытында «милләтчеләр белән тыгыз элемтәдә торган» дип, 10 елга хөкем ителә. 1939 елда тоткынлыкта вафат була. Әгерҗе авылы татар урта мәктәбендә укытучы, уку-укыту бүлеге мөдире, авылдашыбыз Рәхим Вилданов (1910 елда туган) милләтчелектә гаепләнеп 8 елга хөкем ителә.
Авылыбыз тарихында тарихчы-галим, язучы һәм публицист, мөгаллим һәм җәмәгать эшлеклеләре, бертуган Кәбир һәм Фазыл Туйкиннарның фаҗигале язмышлары аерым урын алып тора. 1938 елда контрреволюцион оешма оештыруда, милләтчелектә, бөтен төрки-татарларны берләштереп, Туран буржуаз-демократик дәүләтен төзергә теләүдә, шпионлыкта гаепләп безнең төбәктәге 24 зыялыны хөкем итәләр. 9 кешене атып үтерәләр. Шул 9 кешенең бишесе безнең район кешеләре - абыйлы-энеле Кәбир һәм Фазыл Туйкиннар, әтиле-уллы Барый һәм Зәкәрия Фәттаховлар (Түбән Чыршылы), Гани Алтынбаев (Кирлегәч). Бар булганы белән татар милләтенә, туган иленә хезмәт иткән бу ике шәхеснең исемнәре мәңгеләштерелде - 1989 елда алар яшәгән нигезгә корылган йортка мемориаль истәлек тактасы куелса, 1990 елда РСФСР Министрлар Советы карары нигезендә, мәктәпкә Фазыл Туйкин исеме бирелде. Республика күләмендә зур әһәмияткә ия булган, аларның эшчәнлегенә багышланган фәнни-гамәли конференцияләр, туганнары белән очрашу кичәләре үткәрелде.
1942 елда Мөхтәр Миңлеәхмәт улы Фәрхетдиновны (1919 елда туган) « дошман ягына чыгарга омтылган» дип, фронтта атып үтерәләр. Соңрак бу гаепләүнең дөрес булмавы ачыкланса да (Хәрби трибунал аның исемен аклый), әтисе Миңнеәхмәт Фәрхетдиновны (1885 елда туган) шул ук елны, улын «дөрес тәрбияләмәгән» өчендер инде, йорт-җиреннән, мөлкәтеннән мәхрүм итеп Казахстанга сөргенгә җибәрәләр.
Зәй-Каратай авылы урта мәктәбендә 42 ел дәвамында балалар укыткан Кәримә апа Фәтхетдинованың елый-елый сөйләгәннәрен мин исем китеп тыңлап утырдым. Баксаң, кулакларны сөрү урыннарының берсе авылыбызга якын гына урнашкан булган икән.
1926 елда Иске Иштирәк авылыннан 10 гаилә Карабаш авылыннан ерак булмаган урынга килеп утырып, Чат Тамак дигән авылга нигез салалар. ( 1957 елда Карабаш сусаклыгычы төзелгәч, бу авыл су астында кала). Аның әтисе Җамалетдин шушы авылда матур гына тормыш корып, балалар үстереп, колхозга кереп эшләп йөргәндә, «чана табаннары урлады» дигән әләк нигезендә, кулак диеп, йорт-җиреннән, мөлкәтеннән мәхрүм ителеп (4 баласы да үз-үзләрен белештеричә кызамык белән авырганлыктан, «мәрхәмәтлелек» күрсәтеп юрган белән ястыкларын алмыйлар), халык арасында Кулаклар поселогы (Горкинское специальное поселение) дип йөртелгән урынга сөрелә. Бу авыл-лагерь, хәзерге Лениногорск шәһәреннән Бөгелмә районы Иркен авылына бара торган юлның сул ягында, иң биек тау башына ( махсус рәвештә судан ерак булсын өчен) урнашкан була. Бу поселоктагы йортларны сөрелгән кешеләрнең үзләреннән төзетәләр. 1932 елда биредә унбишләп йорт булып, һәр йортта 4-5 Габдрахман, Тайсуган, тирә-як урыс, чуаш авылларыннан сөрелгән гаиләләр яши, ятаклар икешәр яруслы була. Дуңгыз һәм сыер фермалары төзетелә. Иртә таңнан, чаң урынына эленеп торган, төрән тимере чыңлый башлау белән, «авылның» 10 яшь тулган һәр кешесе эшкә чыгарга тиеш була. Бер эш көненә 2 кашык он бирелгән! Төнгелеккә каравыл куелып, авылдан чыгып йөрү, ә читләргә авылга керү тыелган. 1936 елның май аенда, бөтен эшкә яраклы халык ерак басуда икмәк чәчкәндә, бу авыл-лагерьның дуңгыз фермасында янгын чыгып, ялкын читән коймалар буенча йортларга күчеп, авыл күз ачып йомганчы юкка чыга. 7 яшьлек Кәримә апа ястык белән юрганнарын, чүмеч белән кашыкларын гына чыгарып өлгерә. Хәтта йомырка өстендә утыра торган тавыкны да коткара алмый.
Янгыннан соң бу авылда яшәгән гаиләләрне кулак диеп, өйләре сүтелеп-таланып, чит җирләргә сөрелгән кешеләрнең буш калган йорт урыннарына - Иске Писмән һәм Вәли хуторы авылларына күчерәләр. Җамалетдин агайга да Вәли хуторында 3 стенасы сөрәеп торган сарай урнашкан җир кишәрлеген бирәләр. Дүртенче стенасын, кулларыннан килгәнчә томалап, беренче елларын шушы сарайда кышлыйлар....
Бөек Ватан сугышы елларында Кәримә апаның абыйларын сугышка алалар. Ике абыйсы- Миншакир белән Минзаһит фронтта һәлак була. Җиңү көнен бәйрәм итеп, кече абыйсы Миңнеәхтәм туган якларына исән-сау әйләнеп кайта инде дип көткән көннәрдә, аны Япониягә каршы сугышка озатканлыклары мәгълүм була. 1946 елда аның да үле хәбәре килә. «Абыйларым гармунда уйнап, моңлы итеп җырлыйлар иде. Кече абыемның:
Айларга карасам да,
Йолдызлар санасам да
«Син бәхетсез» дигән кебек,
Кемнәргә карасам да - дип җырлаганы хәзер дә колагымда» - дип, күз яшьләре аша искә ала Кәримә апа.
Тимәш авылы мәктәбендә бишенче сыйныфны тәмамлагач, ул өч ел дәвамында колхозда эшләп йөри. Тормышлар әзрәк җиңеләйгәч, белемен дәвам итәргә дип, Зәй-Каратай авылы мәктәбенең җиденче сыйныфына укырга килә. Ирле-хатынлы Камил Гыймадиев, Гаҗилә Нәдершина кебек талантлы укытучылар (минем дә иң яраткан укытучыларым, икесе дә Бөек Ватан сугышы ветераннары, урыннары оҗмахта булсын), аның VI сыйныф материалларын белмәгәнлеген сизенеп, өстәмә дәресләр билгеләп, иптәшләрен куып җитәргә ярдәм итәләр. Биредә урта мәктәпне тәмамлагач, ул Бөгелмә шәһәрендә укып, биология һәм химия укытучысы һөнәре ала. Бер ел Ямаш (хәзер Әлмәт) районының Тавил авылы мәктәбендә укытканнан соң, 1952 елда Зәй-Каратай урта мәктәбендә укыта башлый. 1954 елда Газизҗан Мөхәммәтҗанов белән (аның мөгаллимлек стажы ярты гасыр) тормыш корып җибәрәләр. Кәримә апа Казан шәһәрендә укып югары белем ала. Өч бала үстерәләр- Гөлфия белән Илдар югары белем алып, нефть промышленносте өлкәсендә эшлиләр, уллары Фәрит Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп, майор дәрәҗәсендә отставкага чыкты.
Мин бу, исем-фамилияләр, еллар, хөкем сроклары белән чуарланган язмамны, заманында туган җиреннән, нигезеннән, мал-мөлкәтеннән мәхрүм ителеп, гомерләре тапталган, язмышлары изелгән авылдашларыма багышлап яздым. Бу язмам алар рухына бер дога, гафу үтенү булып барып ирешсен иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: