Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

КАРАБОДАЙ «КОНВЕРТЫ» ПЕШЕРӘБЕЗ

Кирәк: (6 өлеш өчен) * бер баш кәбестә; * 0,5 кг гөмбә; * бер баш суган; * стакан ярым пешкән карабодай; * 2 пешкән йомырка; * майонез, каймак; * яшелчә, тәмләткечләр, тоз, борыч. Эш барышы: Яфракларын аерыр өчен кәбестәне кайнап торган тозлы суда 10 минут пешеклибез. Гөмбәне тоз-борыч салынган суда...

Кирәк:

(6 өлеш өчен)

* бер баш кәбестә;
* 0,5 кг гөмбә;
* бер баш суган;
* стакан ярым пешкән карабодай;
* 2 пешкән йомырка;
* майонез, каймак;
* яшелчә, тәмләткечләр, тоз, борыч.
Эш барышы:

Яфракларын аерыр өчен кәбестәне кайнап торган тозлы суда 10 минут пешеклибез.

Гөмбәне тоз-борыч салынган суда 10-15 минут кайнатабыз. Гөмбәне сөзеп алып, туралган суган белән табада кыздырабыз (суын әлегә алып куеп торабыз) һәм карабодай боткасы, ваклап туралган йомырка белән болгатабыз.

Яшел тәмләткечләр, 2 аш кашыгы майонез өстибез.

Эчлекне кәбестә яфракларына конвертлап төрәбез. Табага соус агызабыз. «Конвертларны» әйләндереп кыздырганнан соң, капкач белән томалап куябыз һәм 20-25 минут салмак утта пешерәбез.

Соус:

* 1 стакан гөмбә пешерелгән шулпа;
* 150 г каймак;
* 2 аш кашыгы майонез.

http://syuyumbike.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев