Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кавын һәм карбызның файдасы

Сезонында карбыз белән кавынны ашап калырга кирәк. Алар сәламәтлек өчен файдалы. Организмны шлаклардан һәм токсиннардан чистарталар. Кавында серотонин (бәхет гормоны) бүленеп чыгуга ярдәм итүче матдә бар. Шуңа да аны ашагач кәеф күтәрелә. Ул шулай ук иммунитетны ныгыта, матдәләр алмашын яхшырта, баш мие тарт­масы эшчәнлеген арттыра, хроник ялкынсынулы авыруларга каршы керәшә....

Сезонында карбыз белән кавынны ашап калырга кирәк. Алар сәламәтлек өчен файдалы. Организмны шлаклардан һәм токсиннардан чистарталар.


Кавында серотонин (бәхет гормоны) бүленеп чыгуга ярдәм итүче матдә бар. Шуңа да аны ашагач кәеф күтәрелә. Ул шулай ук иммунитетны ныгыта, матдәләр алмашын яхшырта, баш мие тарт­масы эшчәнлеген арттыра, хроник ялкынсынулы авыруларга каршы керәшә. Җимештә тимер күп. Төше цинкка бай. Ирлек көчен арттырырга теләгәндә, кавынның кипкән төшен изеп, көнгә 3 тапкыр 1әр чәй кашыгы кабул итәләр.

Карбызда исә ашкайнату процессын җайга салучы клетчаткалар, җиңел эш­кәртелә торган углеводлар, С, В1, В3, РР витаминнары, магний, калий, тимер, мар­ганец, никель бар. Кар­бызны бөер авырулары вакытында бәвел кудыручы чара буларак кулланырга киңәш итәләр. Кабыгы баш өянәгеннән котылырга булыша. Аның өчен юеш ягын чигәгә куеп 20-30 минут тоталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев