Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Казахстанга бару өчен салым бурычын түләргә туры килгән

Танспорт салымы җыелу аркасында Татарстанда яшәүче ир-атка РФ чикләрен ташлап китү тыелган булган. Җыелган 112 мең сум бурычны тулаем каплаганнан соң гына әлеге гражданин илдән чыгып китә алган.

 

Мәҗбүри рәвештә үтәү өчен Лениногорскиның суд приставлары бүлегенә гражданиннан салым буенча бурычны түләттерү турындагы документ килеп ирешә. Үзенең гаебен белә торып, ир-ат үз теләге белән бурычны капларга ашыкмаган.  

Суд приставлары әлеге гражданинга карата  Россия Федерациясе чикләреннән чыгу хокукын чикләү турындагы карар чыгаралар. Әлеге кәгазьне алганнан соң гына ул бурычын капларга була. Сәбәбе – Казахстанга барырга кирәк булган.

Түләүләр кертелгәннән соң чикләүләр алынган.

Салым буенча бурычны түләттерү максатында суд приставлары гамәлдәге законнар нигезендә күптөрле чаралар кулланалар: милеккә арест салу яки аны тартып алу, счетларга арест салу, счетлардагы акчаларны тотып калу, РФсе чикләреннән чыгуга чик кую, милекне теркәүне тыю. Моннан тыш, бурычлы гражданнарны административ җаваплылыкка тарту да каралган.
Барлыгы ел башыннан суд приставлары тарафыннан салым буенча кайтарылган бурыч күләме 353 миллион сум тәшкил иткән.

 

Россия суд приставлары федераль хезмәтенең ТРсы буенча матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев