Футболчыларга уңышлар телибез.
Казан Кремлендә футбол буенча Россия җыелмасының иң зур формасын җәелдерделәр. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов акция видеосын социаль челтәрләрдәге битендә урнаштырды.
"Безнең егетләр 29 сентябрьдә Казан Арена кырына Иран җыелмасына каршы иптәшләрчә матчка беренче тапкыр нәкъ менә шуның белән (форма белән искәрмә. Т-и) чыгачак! – дигән Татарстан Рәисе Макс мессенджердагы каналында.
Футболга килегез! Егетләребезгә уңышлар телибез дип язган ул.
29сентябрьдә Казанда Ак Барс Арена стадионында Россия һәм Иран җыелма командалары арасында иптәшләрчә матч узачак. Башлана19:00 сәгатьтә.
татар-информ
Нет комментариев