Заман сулышы

Көч-куәт туплап кайттык

Декабрь башында башкалабыз Казанда БТК башкарма комитетының V корылтае булып үтте. Аның эшендә 796 делегат һәм 318 кунак катнашты. Делегатларның 218 е - 34 чит илдән килгән иде. Иң өлкән делегатка 92 яшь - ул Мәскәү шәһәреннән, иң яше-19 яшьлек Финляндия делегаты. Лениногорскидан без икәү: мин һәм Мәдәният идарәсеннән Миләүшә...

Декабрь башында башкалабыз Казанда БТК башкарма комитетының V корылтае булып үтте. Аның эшендә 796 делегат һәм 318 кунак катнашты. Делегатларның 218 е - 34 чит илдән килгән иде. Иң өлкән делегатка 92 яшь - ул Мәскәү шәһәреннән, иң яше-19 яшьлек Финляндия делегаты.


Лениногорскидан без икәү: мин һәм Мәдәният идарәсеннән Миләүшә Идиятова катнаштык. Беренче көнне каршы алып кунакханәгә урнаштырдылар. Кичен Г. Камал исемендәге театрда Р.Зәйдулланың "Ул яратты" дигән спектаклен карадык.
Пленар утырыш М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында үтте.Чыгыш ясаучылар күп булды. Аларның күпчелеге үз регионнарында яшәүче татарларның тормыш-көнкүреше, аларның проблемалары турында сөйләде.Читтә яшәүче татарларга икътисадый, мәдәни багланышларны үстерү һәм киңәйтү йөзеннән һәрдаим ярдәм итүләре өчен хөкүмәт башлыгына, бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына рәхмәтләрен җиткерде. Казахстан делегатының читтә яшәүче татарларга гына түгел, Татарстан татарларына да ярдәм итү турында уйлый башларга кирәк дигән фикере миңа, шәхсән, ошады.
Чынлап та, бүгенге көндә Татарстанда яшәүче татарларны да бик күп төрле проблемалар борчый. Авылларда мәктәпләр ябылу, яшьләрнең татарча белмәве, бердәм дәүләт имтиханнарының бары тик рус телендә генә булуы - шуларның берничәсе генә. Мәсьәләләр күтәрелде, аларны чишү юллары гына яңгырамады.
Шул көнне татар халкының үзаңын формалаштыруда тарих, мәдәният һәм милли мәгарифнең тоткан урыны, милләтнең үсеш юллары, татар мәгълүмати кыры: бүгенге халәте һәм киләчәге дигән секцияләр эшләде. Мин Татар милләтенең үсеш юллары дигән секция эшендә катнаштым. Кичен "Корстон" сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Президенты исеменнән кабул итү мәҗлесе булды. Анда халкыбызның йөзек кашы булган җырчылар: Зәйнәп Фәрхетдинова, Альберт Әсадуллин, Идрис Газиев, Рөстәм Асаев , " Казан" бию төркеме, "Сорнай" ансамбле һәм башкалар чыгыш ясады.
8 декабрьдә секцияләр эшенә нәтиҗә ясау, резолюция кабул итү,татар халкының этник үзенчәлеген саклау концепциясен, мөрәҗәгать кабул итү, "Бөтендөнья татар конгрессы" иҗтимагый берләшмәләренең халыкара берлеге уставына үзгәрешләр кертү, БТКның җитәкче органнарын сайлау кебек мәсьәләләр каралды.Кичен Спорт сараенда "Җиһан җәүһәрләре" концертын карадык.
Соңгы көнне республиканың Арча, Балтач, Кукмара, Саба, Питрәч районнарына бару каралган иде. Мин Балтач районында булдым. Безне балтачлылар искиткеч җылы каршы алды. Бер мәктәп спорт залында безнең өчен Сабан туе бәйрәме уздырдылар. Балаларча йөгердек, уеннарда катнаштык, бик күп бүләкләр җыеп кайттык.
Бөтендөнья Татар Конгрессының V корылтае менә шулай үтеп тә китте.Эшләнгән эшләргә йомгак ясап, эшлиселәренә көч-куәт туплап, яңа уйлар, төпле фикерләр белән таралыштык. Бу корылтай халкыбызның үсешендә истәлекле һәм мөһим чара булып, аның борынгы һәм данлы тарихына якты бер сәхифә өстәде.

Теги: миллђт
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: