Заман сулышы

Күчтәнәч (хикәя)

Әле күптән түгел фатир күршесе белән сөйләшеп торганда, олы яшьтәге Маша түти: «Ә без элек, балалар башка шәһәрләрдә укыганда күчтәнәчләр җибәрә идек», дип, үткәннәрен искә алды. Әйбәт фикер бит бу, миңа да күчтәнәч җибәрергә кирәк, - дип уйлады Нурия. "Юк, кирәкми, хәзер кибетләрдә барысы да бар, үткән заман түгел, маташма...

Әле күптән түгел фатир күршесе белән сөйләшеп торганда, олы яшьтәге Маша түти: «Ә без элек, балалар башка шәһәрләрдә укыганда күчтәнәчләр җибәрә идек», дип, үткәннәрен искә алды. Әйбәт фикер бит бу, миңа да күчтәнәч җибәрергә кирәк, - дип уйлады Нурия.
"Юк, кирәкми, хәзер кибетләрдә барысы да бар, үткән заман түгел, маташма зинһар", - диде улы, телефоннан. Әнисенең сораулы дәшми торганына йомшый төшеп: "Бик теләсәң, җибәр инде. Хәзер маршрут таксилары йөри, газеттагы игъланда номерлары бар, белешкәч шалтыратырсың", - диде.
Нурия канатланып, тәмле әйберләр әзерли башлады. Улы яраткан өчпочмакны пешерде. Яшел алмалар да куйды, чикләвек, шоколадка да урын табылды. Иртәнге дүрт тә утызда китә икән, Казанда сигезләр тирәсендә була. Бик әйбәт, улына укырга сәгать унбердә генә.
Иртәгәсен авыр биштәрне күтәреп, тиешле автобус кузгалып китә торган урынга юнәлде ана. Тәрәзәләре карланган "Газель" машинасын халык сырып алган. Ул сөйләшү өчен шофер ягындагы ишекне шакыды.
- Улыма әйберләр җибәрә идем, алыгызчы зинһар, - диде.
- Йөз сум.
- Хәзер, хәзер, - Нурия акчаны, сумкасын аңа биргәндә икенче як ишек кырыена якынлашкан бер төркем кешеләрнең тавышы килде.
Урамда озатучылар, китүчеләр сөйләшеп, саубуллашып мәш килә. Нурия бәхетле елмаеп, алар яныннан кайту юлына борылды. Куанычы эченә сыймаган ана, улына шалтыратты.
- Улым, мин сиңа күчтәнәч җибәрдем, - диде Нурия, дулкынланып.
- Шаулама зинһар, йокы килә.
Улының битараф тавышыннан азрак тынычлап калды. "Йә, ярар, исән-сау", - дия башлады. Улы:
- Ул күчтәнәчне мин кайчан, кайда алам? - дип сорады.
- Белмим...
- Шоферга минем телефон номерын бирдеңме?
- Юк...
- Аның телефонын язып алдыңмы? Кая дип җибәрдең соң?
- Улыма дидем...
Бераз тынлык урнашты. Нуриянең телефон тоткан кулы кызарып чыкты.
- Тыңла мине, - улы уяна башлаган иде. - Игъландагы номерың калдымы?
- Әйе.
- Шуның буенча диспетчерга шалтыратып автобус йөртүченең телефон номерын ал, миңа "смс" белән җибәрерсең, көтеп торам, яме.
Кар ишеп-ишеп ява, җил рәхәтләнеп аны туздыра. "Бәлки автобус китмәгәндер әле", - дип Нурия кар көртләре аркылы кирегә йөгерде. Еш-еш сулап килеп җитүгә, кузгалып киткән таныш маршрут таксиның артында кызыл утлары кул болгагандай, чайкалып куйды. Әзрәк хәл алгач, ханым янәдән телефонга ябышты. Бер шалтыратты, ике, өч - гудок бара, алучы юк. Чарасызлыктан моңсуланып калды.
Әкрен генә өй ягына атлады Нурия. Бераздан колагына нечкә генә "дзин-дзин-дзин" ишетелде. Улы борчыла.
- Йә, ничек?
- Йоклый... ярар инде, насыйп булмагандыр...
- Их, әни, ниләр җибәргән идең соң?
- Пилмән, кәтлит, голубцы, казылык, өчпочмак... Улы аны бүлдереп:
- Ну, әни! - авызына җыелган суны йотып куйды студент, - мондый азыкны югалтырга ярыймы!
- Әйләнеп кайтыр әле...
- Юк инде, мин аны бүген каршы алырга тиеш, шалтырат диспетчерга, туктамыйча, уянганчы шалтырат.
Ярты сәгатьләп вакыт үтте. Нурия инде фатирына керде. Башка көннәрдә бер-ике шалтырату белән чикләнгән телефон, бүген айлык норманы үтәде, ахрысы. Тырыша торгач, хатын-кыз тавышы канәгатьсез җавап бирде.
- Без шоферларның шәхсән телефон номерын бирмибез!
- Тыңлагыз инде, - Нуриягә барысын аңлатып бирергә туры килде. Ялынгач, ялваргач:
- Языгыз, - диде, янәдән йокыга тала башлаган тавыш бер генә тапкыр кабатлады да, өзелде. Өлгергәнчә язып Нурия "смс" җибәрде.
- Әни, син бөтен саннарны да язмагансың, берсе төшеп калган, - диде улы.
Тагын такси хезмәткәрләренә шалтыратты Нурия. Инде өметен өзгәндә таныш тавыш ишетелде.
- Ни булды?
- Шоферның телефон номерын дөресләп әйтегезче.
Һәрбер санны берәм-берәм кабатлап чыктылар. Гөрелте аша ерактан ир-ат тавышы ишетелде. Нурия уңайсызланып кына:
- Мин улыма күчтәнәч җибәргән идем, - дип сүз катты.
- Әйе, сез бик тиз китеп югалдыгыз. Улыгыз сәгать сигездә Филармония янында булсын.
Ниһаять!
- Әни, рәхмәт! Бүтән җибәрмә, минем барысы да әйбәт. Сынаулар биргәч, кайтырмын. Үзеңне сакла.
Нуриянең авызы ерылды. Башкала урамыннан атлаган улының назлы елмаюын тойды. Тормышы тулыланып, дөньясы түгәрәкләнеп китте. Менә ни җитмәгән икән аңа.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: