Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Күңел җылысын биреп

Аның үзе ясаган муенса, беләзек, алка, мәрҗәннәрен күргәч, сокланудан телсез калдым. Төрле ташлардан, металл һәм сәйләннән зәвык белән ясалган матурлык аксессуарларын күбрәк иртәнге якта иҗат итә икән Резедә ханым. Куллары башкаларныкыннан аерылып та тормый югыйсә, әмма һәр эшен караган саен, гаҗәпләнеп, кулыннан энҗе тама дип әйтәсе килә. Пенсиядә булуына карамастан,...

Аның үзе ясаган муенса, беләзек, алка, мәрҗәннәрен күргәч, сокланудан телсез калдым. Төрле ташлардан, металл һәм сәйләннән зәвык белән ясалган матурлык аксессуарларын күбрәк иртәнге якта иҗат итә икән Резедә ханым. Куллары башкаларныкыннан аерылып та тормый югыйсә, әмма һәр эшен караган саен, гаҗәпләнеп, кулыннан энҗе тама дип әйтәсе килә.

Пенсиядә булуына карамастан, тынгысыз булып кала бирә Резедә Ялалетдинова. Күрәсең, сабырлык, гүзәллек, тылсым һәм бай фантазияне Ходай Тәгалә күңеленә бәләкәй чакта ук салгандыр. Ул тумышы белән Урдалы авылыннан. Кечкенә чакта ук йә укытучы, йә рәссам булырга хыяллана ул. Һәм, әйтергә кирәк, хыялын тормышка ашыра, Лениногорск педагогия музыка-рәсем училищесына рәсем сәнгате - этнография бүлегенә укырга керә. Уку йортын тәмамлагач, 2 ел мәктәптә эшли. Аннан соңгы хезмәт юлы нефть тармагы белән бәйләнә.
Лаеклы ялга чыккач, эшкә өйрәнгән кулына бик тиз шөгыль таба Резедә ханым. Табигый ташлардан, полимер балчыктан муенса, алка, беләзек ясый башлый. Ясаган кул эшләрен якыннарына, туганнарына бүләк итә. Тора-бара аның гаҗәеп иҗат җимешләрен якын-тирәдәгеләр, яшьләр күреп алып, заказ белән мөрәҗәгать итә башлый. Заказлар күбәя, һәм балалары әниләренә үз сәүдә ноктасын ачарга тәкъдим итә. Кызы Гүзәл Интернеттан Петрс Люк дигән кеше белән таныша. Аның тормыш иптәше - Виктория рус милләтеннән булып чыга. Социаль сайт аша танышып, Резедә ханым Интернет аша кирәкле материаллар кайтарта башлый. Эшне башлап җибәрү кыен була. Ник дигәндә, Интернеттан кайтарылган товар кыйммәткә төшә. Аренда өчен түләргә кирәк, ноктаны рәсмиләштерү кәгазьләре белән йөрүләр... Ниһаять, бу мәшәкатьләрне артта калдырып, үз ноктасын ачуга ирешә ул. Беренче эш урыны -шәһәребездәге бер кибеттә кечкенә генә бер бүлмә. Әмма бижутериядән кергән акча салым һәм арендага да җитми. Ленинград урамындагы "Шәфкать" кибетенең икенче катына күчәргә мәҗбүр була. Монда эше дә җайланып китә, кереме дә арта, үз клиентлары барлыкка килә. Хәзер үз ноктасын булдырып эшләвенә ярты ел була икән. Күз явын алырлык кул эшләрен социаль сайтка урнаштырырга өлгерә. Өйрәнчекләргә түләүсез киңәшләрен бирә, кайбер авыр элементларны ясау осталыгын өйрәтә. Үзегез бу эшкә каян өйрәндегез дигәнгә, ул:
- Пенсиягә чыгып, тик утырырга яратмаган минем кебек кешеләргә, аеруча яшьләргә төрле эшкә өйрәнергә була. Хәзер бит Интернет заманы. Анда ни генә юк. Мәсәлән, полимер балчык белән эшләү серенә бушлай Интернет аша мастер-класслар карап төшендем. Бераз тәҗрибә туплаганчы, әлбәттә, авыррак инде. Бу сабырлык, иҗат фантазиясе таләп итә торган хезмәт. Иң элек, эшкә кулны өйрәтергә кирәк. Чөнки муенсага беркетелүче чәчәкләрнең матурлыгы, терелеге бармак хәрәкәтеннән тора. Бармак белән билгеле бер формага китерергә, аннан детальләрне тоташтырып, мичтә яндырырга. Чәчәкләр тере килеп чыксын өчен хәзер яңа төрле технологияле полимер балчык чыккан дип ишеттем. Аны мичтә яндыру таләп ителми. Балчык һавада кибә һәм сыннар бик тере, матур, табигый килеп чыга. Шуны алырга исәп. Әлегә гади полимер балчык белән эш итәм. Мичне сатып алдым, паяльная лампа алу теләге бар, - дип уртаклашты ул ижади планнары белән.
Бижутериянең һәрберсен үзе уйлый, бөтен фантазиясен эшкә җигә икән. "Илһам көтмәгәндә килә", ди ул. Аеруча иртәнге якта, сәгать 3-4ләр тирәсендә бармакларын эшкә җигә Резедә ханым. Өйдә үз почмагы, аерым өстәле дә бар икән.
- Аңа беркемне дә якын җибәрмим. Кәефем начар булса, эшкә тотынмыйм. Матурлыкка начар энергия күчәргә тиеш түгел, - ди Резедә ханым.
- Уңай энергетика белән, эшкә күңел биреп эшләгәндә генә гүзәл әсәр тудырырга мөмкин. Ә хатын-кыз элек-электән матурлыкка, гүзәллеккә омтылган. Элек борынгы кабиләләрдә үк кешеләр мамонт тешләрен, ташларны бау белән муенса ясап таккан. Димәк, матурлык - мәңгелек, - ди эшмәкәр.
Резедә ханым тормышта бик шаян, оптимист, тынгысыз кеше. Ул матурлык кына өләшеп калмыйча, бакчачылык белән шөгыльләнергә, чәчәкләр үстерергә ярата. Дачасында лалә (тюльпан) чәчәгенең 15 сорты бар икән. Крокус, роза, лилия, туй чәчәген (гладиолус) яратып үстерә ул. Кыяр һәм помидорның яңа төрләрен үстерергә өйрәнгән. Өендә дә гөлләре күп. Кактуслары һәрвакыт чәчәктә. Ни диим, алтын куллы кеше инде Резедә Ялалетдинова.
Балаларына үрнәк әни, тормыш иптәше Минсәет абыйга киңәшче һәм тугры хатын, оныкларына "менә дигән әби" дә ул. Әле нинди әби диген? Эшмәкәр, "митсубиси-кольт" машинасын җилдерүче автоледи, тәмле ризыклар пешерүче, оныкларын иркәләп сөюче...
Яраткан шөгылен Резедә ханым акча өчен түгел, кешеләргә матурлык бүләк итү максатыннан тормышка ашыра. Бай фантазиясе, күңел, йөрәк җылысы белән башкара ул кул эшләрен. Исәпләп карасаң, ярты елда ул йөзләгән муенса, алка, беләзек ясарга өлгергән. Күпчелек клиентлары иске муенсаларны ремонтка алып килә. Бер муенса ясар өчен өч көн яисә берничә сәгать вакыт кирәк. Яңа ел алдыннан саткан "Клеопатра" наборын ул өч көн ясаган. Кайбер модельне журналдан яки Интернеттан алырга туры килә, ди. Гәрәбәдән (янтарь) ясалган муенса зәвыклы һәм искиткеч матур була, тик кыйммәткә - бер кечкенә кисәкчеге 700 сумга төшә икән.
Планы - киләчәктә ноктасын җәелдерү. Үз эшеннән тәм табып, яңа идеяләр белән илһамланып яши Резедә ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бижутерия