Заман сулышы

Күңелле “Аулак өй”дә

Күптән түгел чираттагы "Аулак өй" кичәсе үткәрелде. Анда олы һәм урта яшьтә булган абый-апалар һәм әби-бабайлар килгән иде. Кичә Мәдәният сараеның икенче катында урнашкан залда үткәрелде. Аны оештыручы һәм алып баручы Мәдинә апа Сафиуллина килүчеләрне сәламләп, Корбан бәйрәме белән котлады һәм ни өчен "Аулак өй" кичәсенә килгәннәре турында сорау бирде....

Күптән түгел чираттагы "Аулак өй" кичәсе үткәрелде. Анда олы һәм урта яшьтә булган абый-апалар һәм әби-бабайлар килгән иде.


Кичә Мәдәният сараеның икенче катында урнашкан залда үткәрелде. Аны оештыручы һәм алып баручы Мәдинә апа Сафиуллина килүчеләрне сәламләп, Корбан бәйрәме белән котлады һәм ни өчен "Аулак өй" кичәсенә килгәннәре турында сорау бирде. Кемдер күңел ачарга киләм дисә, икенчеләре гармун моңы тавышын тыңларга киләм, дип җавап бирде. Чыннан да, үткән кичәдә дә, башка кичәләрдәге кебек үк, җыр-моң, бию оештырылды, уеннар үткәрелде. Корбан бәйрәменә багышланган кичә буларак, монда бер үзенчәлек биреп, бәет-мөнәҗәтләр дә яңгырады. Алар төрле темага башкарылды. Гөлсинә ханым "Сак-Сок" бәетен башкарса, Галия Рәхимова белән Гаҗибә Миңнебаева мөнәҗәт сөйләде. Җыр-моңга килгәндә, Нәҗип Шәрифуллин үзе гармунда уйнап, "Әй кара каш, кара күз"гә такмаклар, "Абагадан бәхет сорама син" җырын җырлап, халыкта күтәренке кәеф һәм йөзләрендә елмаю балкытырга сәбәп булды. Шулай ук Гаҗибә апа Миңнебаева үзе гармунда уйный, үзе җырлый, бии. Аңа кушылып, әби-апалар да актив катнашты. "Аулак өй"дә авыл турындагы җырлар да күңелләргә үтеп керде. Аларны Мәдинә апа һәм Мәгътүмә апа Геннадий Садовников уйнаган гармунга кушылып башкарды. Ә менә Фирдәвес Хәсәнова белән Минзыя бабай, олы яшьтә булуларына да карамастан, барысының да игътибарын җәлеп итәрлек итеп гармунда уйнап күрсәттеләр. Аларның уйнавына карап тордым да, бар икән оста гармунчыларыбыз, дип уйлап куйдым.
Кичә уеннардан башка узмады, билгеле. Төрле шаян уеннар белән беррәттән, "Сабан туе" уеннарыннан булган чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү оештырылды. Әби-бабайларның иң кызыксынып уйнаганы - чүлмәк вату иде. Аларның һәрберсе: "Мин ватып карыйм әле, минем дә ватасым килә!" дип, бер-берсеннән калышырга тырышмады. Тырыша-тырыша вата торгач, берсе, ниһаять, чүлмәкне "ватты". Әй көлештеләр, "маладис" диештеләр. Балачакта уйнаган уеннарның берсе - "Йөзек салыш", биредә дә уйналды ул. Музыка уйнаган вакытта, берсе йөзекне кулдан-кулга йөртеп, утыручының берсендә калдырырга тиеш иде. Йөзек кем кулына эләгә, шул йә җырлый, йә бии, йә шигырь сөйләргә мәҗбүр булды. Мәсәлән, шигырь сөйләүгә килсәк, кем сөйләде икән дип уйларсыз. Әлбәттә, Энҗе апа Мусина. Аның шаян һәм күңелле шигырьләренә кем генә битараф калмас икән. Оста шигырь сөйләүче ул. Җыр-моң, бию, уеннар барган арада Мәдинә апа лотерея да уйнатты. Катнашучыларга да, лотерея отучыларга да бүләкләр өләшенде.
Кичә ахырына да якынлашты. Гадәттәгечә, барысы бергә Г.Тукайның "Туган тел"ен башкарды. Тагын шунысын да әйтергә кирәк, 21 ноябрьдә 17.00 сәгатьтә Мәдәният сараенда "Аулак өй" кичәсе булачак, "Татар халык ашлары"на бәйге уздырылачак. Катнашырга теләүчеләрне дә, күңел ачарга һәм ял итәргә килүчеләрне дә көтеп калабыз. Рәхим итегез!
Редакциядән: "Аулак өй" шәһәребездә даими рәвештә үткәрелеп килә, без исә аның турында язып барырга тырышабыз. Тик шунысы күңелне "тырный": олы яшьтәге абый-апалар гына катнаша анда. Яшьләргә дә күрсәтәсе иде бит нәрсә икәнен. Татар халкының милли уеннарын уйнап үскән өлкәннәр белгәннәрен егет-кызларыбызга да җиткерсеннәр иде.
Мәсәлән, әлеге кичәне оештыручыларга мәктәпләр белән элемтәгә керү начар булмастыр. Укытучылар югары сыйныф укучыларын алып килсә, әлбәттә инде, тыңлый белә, кызыксына торганнарын, бик яхшы булыр иде. Татар халык йолалары турында дәреслектән уку бер нәрсә, үз күзләрең белән барып күрү - бөтенләй икенче бит.
Киләсе "Аулак өй"дә, мәсәлән, "Татар халык ашлары" бәйгесе үткәреләчәк. Анда төрле тәм-том пешереп киләчәкләр инде. Безгә калса, мәктәп укучыларына ул бик тә файдалы булыр иде. Бернинди презентация кирәкми, үз күзләре белән күрәчәкләр, әле авыз итеп карау мөмкинлеге була торгандыр. Шәһәребезнең татар теле укытучылары моны планнарына кертсәләр, начар булмас иде. Һәм "Аулак өй" киләчәктә абый-апаларның яшьлекләрен искә төшерү чарасы гына түгел, ә яшь буынны тәрбияләү ролен дә үтәсен иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: