Заман сулышы

Керкәле авылында гомер итүче Әкълимә һәм Хәмзә Закировлар 70 ел бергә (фотолар)

Парлы картлык - олы байлык ул. Гомер итү-үргә менү , диләр. Ә үр менү бер дә җиңел түгел, йә кояш пешерә, йә каршыдан искән җил-буран артка төртә. Менә шул чакта яныңда тормыш иптәшең-ышанычлы терәгең булу теләсә нинди авырлыкны да җиңәргә ярдәм итә. Лениногорск районы Керкәле авылында гомер итүче Хәмзә абый...

Парлы картлык - олы байлык ул.

Гомер итү-үргә менү , диләр. Ә үр менү бер дә җиңел түгел, йә кояш пешерә, йә каршыдан искән җил-буран артка төртә. Менә шул чакта яныңда тормыш иптәшең-ышанычлы терәгең булу теләсә нинди авырлыкны да җиңәргә ярдәм итә. Лениногорск районы Керкәле авылында гомер итүче Хәмзә абый һәм Әкълимә апа Закировлар алда очраган авырлыкларны җиңеп, киртәләрне әйләнеп узып, бер-берсенә терәк булып 70 ел бергә матур тормыш сукмагыннан узалар. 70 ел бергә гомер итү бәхете кемгә генә тия икән? Бу бит бер кеше гомере. Шул гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белү дә - үзе бер мәртәбә!

Хәмзә абый 1925 елда бары тик ир-балалы гаиләдә төпчек дуртенчесе булып дөньяга килә. Өч абыйсы да Бөек Ватан сугышында катнашканнар: Насыйх белән Салих яу кырында ятып калган, өлкәне Малих дәһшәтле сугыштан сау- сәламәт кайтып, 80 яшенә кадәр матур гомер кичергән.

1926 елгы Әкълимә апа да күп балалы гаиләдә туа. Алар әти-әниләренә җидәү булалар. Хәмзә абый яшь вакытында аеруча тәвәккәл була. Керкәле авылына кунакка килгән Тимәш кызын ул бер күрүдә ошата һәм озак уйлап тормыйча ,1947 елның 24 мартында тунга төреп, ат чанасына утыртып , үзенә кәләшкә аны алып та кайта. Сабыр холыклы, кешелекле, яшьләргә үрнәк итеп куярлык Закировлар гаиләсендә беренче бала көттереп кенә дөньяга аваз сала. Аңа Рафаил , дип исем кушалар. Гаиләне тулыландырып бер- бер артлы Рифкат,Хәмит, Рушания, Ринат, Рашат, Алсу дөньяга килә. Балалары аларга 14 онык бүләк итә. Инде 5 оныкчыклары да бар.

Хәмзә абый ярты гасыр такта эше белән шөгелләнә. "50 ел кулымнан балта төшмәде минем",- дип горурланып сөйли ул. Моңа дәлил булып уенчыктай матур йорты балкып тора шул! Бизәкле койма, капкасы, тәрәзә йөзлекләре дә гаҗәеп милли төсмер белән җанга җылы бирә. Бөтен җирдә тулы тәртип, чисталык, пөхтәлек. Һәр тәрзә саен шау чәчәккә күмелгән песи гөлләре йортка аерым бер ямь бирә .

Гомере буе бал кортларыннан аерылганы булмады булдыклы гаиләнең. Бу эшнең бөтен нечкәлекләрен белмәсәләр, зур игътибар, сабырлык белән аларны карамасалар, әллә умарта башы егерме бишкә җитәр идеме?!

Алардан юл аркылы гына матурлыгы белән тирә-юньгә нур чәчеп, изгелек үрнәге булып чишмә ага. Бу чишмә урамында минем дә балачагым, яшьлегем үтте.Көянтәмә чиләкләремне асып суга, кер чайкарга килә идем. Еш кына иңне иңгә куеп утырган ак күлмәкле Әкълимә апа белән авылыбыз остасын, гаять зәвыклы Хәмзә абыйга гел игътибар итә идем. Алар икәүләп көтудән кайтучы күп санлы сарык, сыерларын каршыларлар иде. Менә бу юлы да зур юбилейлары белән котларга килүемдә , алар шулай ук иңне -иңгә куеп , бер-беренең җан җылысын тоеп диванда утыра иделәр.

Ихтирамга лаек бу өлкән авылдашларымның яхшы хәтерләренә, бай сөйләм телләренә гаҗәпләнеп сокланып утырдым. Алар миңа берсеннән- берсе кызыклы булган авылдашлар язмышы хакында, мәктәптә укыган еллары турында , кояш нурында илебезгә иминлек теләп аккан Хәмзә чишмәсе тарихын сөйләделәр.

Суфия Нәдершина, Керкәле мәктәбе укытучысы.

Материалның тулы вариантын " Заман сулышы"ның 14 апрель,җомга санында укыгыз.

70 ел бергә гомер кичергән Әкълимә һәм Хәмзә Закировлар.Керкәле авылы.

Хәмзә һәм Әкълимә Закировларның балалары.

Хәмзә чишмәсе. Керкәле авылы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: