Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кесә карагыннан кем яман?

Банк карталары шәһәргә генә түгел, авылларга да үтеп керде инде. Алар белән исәп-хисап ясауның бик җайлы булуын барыбыз да белеп бетерде хәзер. Янчык тутырып акча йөртәсе һәм, урламасыннар тагы, дип куркасы, кибеттә акча санап мәшәкатьләнәсе юк. Шулаен-шулай, тик авызыбызны ачып йөрсәк, картадагы акчабыздан да коры калдырулары бар.

Дөрес, кесә караклары түгел, ә алардан да яманрак карта караклары. Башкалар исәбенә яшәргә күнеккән “озын” куллы адәмнәр кармагына эләкмәс өчен нишләргә һәм нәрсәләрне белеп торырга?


Шикле шалтырату
 Алдауның иң киң таралган ысул­ларыннан берсе – “банк хез­мәт­кә­ре”нең шалтыратуы. Дө­ре­сен әй­тергә кирәк, әле күптән тү­гел генә үземне дә шул “кармак”ка эләктерә яздылар. Эш көне кызган мәлдә бер егет шалтыратып, үзен банк иминлеге хезмәтендә эшләүче дип таныштырды. Бер­мәл югалып калдым. “Сез – безнең банк клиенты бит?” – ди бу дикторларга хас көр, матур, затлы тавыш белән. “Шуннан ни булган”, – минәйтәм. Банк хезмәткәрлә­ре­нең үз клиентларына һәрвакыт ихтирамлы төстә – исеме һәм атасының исеме белән эндә­шү­ләре кылт итеп исемә төште. Әмма, нигә шалтырата икән бу, дигән кызыксынуым өскә чыгып, бу өлкәдә шактый ук белемле икәнлегемне күрсәтмәскә һәм трубканы ыргытмаска булдым. Үземне тулысынча кулга алып һәм каушавымны белгертмәскә тырышып, тегенең чираттагы соравына җавап бирергә әзерлән­дем. “Сез Капелевич Ольга Вениаминовнаны белә­сезме?” “Юк, бел­мим”. “Без әлеге гражданка­ның картагыздан 10 мең сум күләмендә акча “салдырырга” омтылыш ясавын теркәдек. Сез бу операцияне раслыйсызмы?” “Расламыйм, әлбәттә! Гомумән, мондый хәл була да алмый...” – дип шактый ук кызып киткәнемне тоймый да калдым. Ә “банк хезмәткәре” һаман шул итагатьле, затлы, тигез тавыш белән: “Интернетта онлайн-банкка кереп, акчагызны алу омтылышы ясалуга шигебез бар.

Акчагызга ти­мә­сеннәр өчен, якындагы банкоматка тиз генә килеп, без әйткәннәрне эшләгез. Шуннан соң безнең бү­леккә килеп, гариза язып тапшырырсыз”, – дип тезә дә тезә...
 Ике сүзнең берендә махсус терминнар кыстырып сөйләгән “хез­мәткәр”нең сүзләрен көчкә аңлап, сабырлыгымны көчкә җыеп торсам да, югалып калмадым. Инде теге сөйләп бетергәч: “Миңа сезнең, чыннан да, бу банкта эшләвегезне белү кирәк – идентификация номерыгызны әйтегез, зинһар!” – дип яшелле-зәңгәрле тавыш белән трубкага акыруым “зинһар” сүзен “дөресен әйтмәсәң, үтерәм” кебегрәк сүзләргә әйләндереп калдырды бугай. Ник дигәндә, егетнең затлы тавышын шундук кыска гудоклар алыштырды...


Эш вакытын сайлыйлар
Кыскасы, мошенник бу юлы “кирәкмәгәнне” белүче кешегә юлыгып харап булды. Ә бит минем урында аны-моны абайламаучы кеше булса, банк картасы турында барлык мәгълүматларын кырыгалдарга әйтеп, бөтен акчасыннан коры калачак иде! Игътибар! Бе­рен­чедән, банк хезмәткәрләре кемгә шалтыратканын белгәнлек­тән, һәр­вакыт исеме һәм атасының исеме белән мөрәҗәгать итә. Икен­чедән, аларның телефон номерларында нульләр күп була һәм номерлары беркайчан да, әйтик, +7927 кебек саннардан баш­ланып китми. Өченчедән, чын­нан да, берәр нәрсә килеп чык­кан очракта банк шалтыратып тормый, бәлки шундук картаны ябып куя.

Мошенниклар, кешеләрнең психологиясен яхшы белгәнлектән, гадәттә эш вакытында шалтырата. Чөнки эшләп утырган чагында кеше, уяулыгын югалтып, ялганны шундук абайламаска да мөмкин бит.


Кырыгалдарларның телефоннан шалтырату урынына автоинформатордан файдалану очраклары да байтак хәзер. Трубканы алгач, роботның куркыныч тавыш белән, картагыз ябылды, яки хакерлар һөҗүменә дучар булды, яисә ашыгыч төстә кредит буенча бурычыгызны түләргә кирәк, дигән сүзләре танышларым арасыннан байтагының котын очырды инде. Бу очракта автомат үзенең “чыгышын”, тәфсилле мәгълүмат алу өчен шундый-шундый номерга шалтыратыгыз, дип тәмамлый. Шалтыраткач, итагатьле тавышлы “оператор” карта номерын, гамәл­дә булу вакытын, кире ягындагы өчурынлы кодын әйтүегезне сорый. Соңгы санны әйтеп бетерүгә, акчагыз белән хушлаштыгыз, дигән сүз.


Бала арбасы сатылмыйча калган
Бер танышым халык инде күп­тәннән яратып өлгергән бел­де­рүләр сайтына бала коляс­касы сатуы турында белдерү урнаштырган. Берочтан товарының фото­сурәтен дә куйган. Озак та үтми, бер ир шалтыратып, үзен Вениамин дип таныштырган. Колясканы хәзер үк сатып алырга, акчасын шундук картага күчерергә әзер булуын әйткән. Тик Вениамин ди­гәнебез карта номерын гына түгел, бәлки әле аның гамәлдә булу вакытын һәм арткы ягындагы өчурынлы санны да әйтеп бирүне сораган. Әмма танышым да юләр түгел – эшнең нәрсәдә икәнен чамалап, “сатып алучы”ның гозерен кире каккан. Әле бер минут чамасы элек кенә телефон аша бу дөньяда иң итагатьле кешеләрнең берсе булып тоелган Вениамин адәм актыкларына гына хас сүзләр акырып, телефон трубкасын ыргыткан...

Иң мөһим кагыйдәләрнең берсе – беркайчан да беркемгә дә картаның PIN-кодын һәм CVV2-кодын (банк картасының арткы ягындагы өчурынлы сан), шулай ук гамәлдә булу вакытын һәм картадан файдаланучының исемен әй­тергә ярамый! Бу реквизитлар бер банкка да кирәкми! Счетка акча күчерү өчен картаның уң ягындагы 16 урынлы санны әйт­сәң, шул җитә.
 
Фото:https://pixabay.com

http://www.vatantat.ru

http://almet-rt.ru/news/tormysh-yashesh/kes-karagynnan-kem-yaman

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X