Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кешенең калебендә ярату, иман булмау – корыган агачка тиң. Җәлил хәзрәт Фазлыев вәгазе

Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның вәгазен тыңларга шәһәр Мәдәният сараена халык күпләп килгән иде. Чыннан да, аның вәгазьләре үтемле, аңлаешлы телдә һәм уйландыра торган. 

Гүзәл әхлак кагыйдәләре. Әйтергә кирәк, Җәлил хәзрәт вәгазьләренә уен-көлкеле сүзләр дә кыстырып куйгалый, мәзәк хәлләр дә сөйләп ала. Мондый алым халык белән араны якынайта дип уйлыйм. “Пәйгамбәребез дә уен-көл¬кене бик яраткан, әмма кычкырып көлүне хупламаган”, ди.    Баш казый  шулай җыелып утыруны хәерле гамәл дип атады. “Аралашырга, җыелырга кирәк. Мөселманнарда җәмәгать намазы бар. Аның көче бик зур. Намаз укыганнан соң, Аллаһы Тәгаләдән намазыбызны кабул кыл, дияргә. Менә җәмәгатьнең көче шунда”, дип билгеләп үтте.
-    Уйлап карасак, ислам динендə ике генə фарыз бар: берсе – Аллаһы Тәгаләне тану, икенчесе – гүзəл əхлак. Калган фарызлар гүзəл əхлак тəрбиялəү өчен бирелгəн. Аны үтəү мəҗбүри, үтəмəсəң зур гөнаһлы буласың. Без намаз укыйбыз, ураза тотабыз, хаҗ кылабыз икəн, ул əхлагыбызда чагылыш табарга тиеш. Əгəр намаз укып та, телең белəн кешене рəнҗетсәң, син намаз укымыйсың, ә гимнастика гына ясыйсың булып чыга, - дип вәгазен дәвам итте Җәлил хәзрәт. - Ə гүзəл əхлакны урнаштыру өчен Пəйгамбəребезгә (с.г.в.) Аллаһы Коръəн иңдергəн, аның аркылы безгə фарызларны җиткергəн. Без хәрамнан тыелырга, фарызларны, Пәйгамбәребезнең сөннәтләрен үтәргә тиешбез”, - ди баш казый. 
-    
Гүзәл әхлакның дүрт кагыйдәсе барлыгын әйтеп, алар турында сөйләде. Беренчесе. Аллаһы Тəгалəне һəм ул яраткан һәр нəрсəне ярату, аңа гына гыйбадəт кылу. Күңелендә ярату булмаган, ярата белмәгән кеше – бәхетсез. Без җир йөзендəге һəркемгə, һəр кешегə, һəр җан иясенə мəхəббəт күзе белəн карарга һəм аны яратырга тиеш. Урамда яткан исерек тə искəрмə була алмый. Кайчак хатын-кызлар: “Тəгəрəп ята иде, күрдеңме?” дип авыл буенча шуны сөйлəп йөри. Хакыйкатьтə, болар барысы да Аллаһы Тəгəлəнең күргəзмə əсбабы. Менə шундый кешелəр аркылы Раббыбыз һəркайсыбызга да аракының нинди начар нəрсə икəнен күрсəтə. Без бер-беребезгә аз булса да уңайлык тудырырга, йомшак сүз әйтеп күңелен юатырга үзебездә көч таба алмыйбыз. Ул аны тиеш, моны тиеш, тегене эшләмәгән, моны эшләмәгән дияргә тотынабыз. Каршы якны гаепләү үзеңнең булдыксызлыгыңны танудан качу ул. Бу юл белән гаиләне саклап та, бәхетле итеп тә булмый. Нинди генә очракта да матур киләчәк өчен тырышырга, көч куярга кирәк. Нәтиҗәгә ирешә алмасаң, тырышлыгыңны, яхшы ниятеңне Аллаһы Тәгалә бәяли, бу дөньяда булмаса, ахирәттә әҗерен бирә. 

Икенче кагыйдә. Зыян салмау. Ислам дине – начарлыкка яхшылык белән җавап бирергә өйрәтә торган дин. Начарлыкка шундый ук ният белән җавап кайтару – яна торган учакка утын өстәү, аны тагында кызурак итү белән бер. Без бер генə нəрсəгə дə зарар китерергə тиеш түгел. Мөхəммəд пәйгамбәр əйткəн: “Мөэмин шул: кешелəр аннан үзлəренең маллары һəм үзлəре хакында имин дип белерләр”. Мөэмин, иман, иминлек – тамырдаш сүзлəр. “Теленə, диненə, тəн төсенə, миллəтенə карамастан, мөэминнəн бүтəн кешелəр иминлек табар”, диелгән. Хəдистə башка мөселманнарга карата гына иминлек күрсəтү турында сүз бармый, бəлки, теленə, диненə, тəн төсенə, миллəтенə карамастан, һəркем мөселман кешесеннəн исəн-имин булыр, зыян китермәс дип әйтелә. 

Өченче кагыйдə. Шөкер итү. Без бүген шөкер итә белмибез. Канәгать булу хисе бик аз күләмдә. Əгəр дə моннан элегрәк булган тормышка карап, кайчан əйбəтрəк иде, дип сорасалар, һич икелəнмичə,бүген, дип җавап бирəчəкбез. Уйлап карасак, торган өйлəр, йөргəн машиналар, кигəн киемнəр, ашаган ризыклар элек заманнар белəн чагыштырырлык та түгел. Ə кайчан күбрəк зарлана башладык? Билгеле, барыбыз да бүген, дип əйтер. Шәһәр урамына чыгып берәү әйткән ди бит: хәерчелек чиктән тыш артты: машина куярга да урын юк, дип. Авызыбыз өч кенə төрле эш эшли: я зарланабыз, я гайбəт сөйлибез, я ашыйбыз. Безгə зарланудан туктап, шөкер итәргә вакыт җитте.
Аллаһы Тəгалə шайтанга: “Мин Коръəн иңдерермен, пəйгамбəрлəр җибəрермен. Коръəнне үтəгəн, Пəйгамбəрнең сөннəтенə ияргəн кешелəрне аздыру өчен синең көчең җитмəс”, дигəн. Берәү шайтан вəсвəсəсенə бирелгəн икəн, моңа кем гаепле? Билгеле, гаеп ул кешенең үзендə. Монда шайтанның катнашы юк. Шуңа күрə гаепне үзебездəн эзлəргə, беркемне дə сүкмəскə, зарланмаска, шөкер итәргә кирәк. 

Дүртенче кагыйдə. Кирəкмəгəн җиргə кысылмау.  Шулай дип әйтәм дә, вәгазь тыңлаучылар без кысылмыйбыз, ди. Малайга килен белән, кызга кияү белән ничек яшәргә икәнен өйрәтәсез бит, дим. “Әзрәк өйрәтәбез инде, әйткәлибез”, диләр.Бу кысылу була түгелме соң? Бергә булганнар, кавышканнар икән, торсыннар инде матур гына, шулай дип теләп кенә торыгыз. Хуҗа Баһаветдин хəзрəтлəре: “Сез иң элек кешелəргə ничек итеп өйрəтергə кирəк икəнлеген өйрəнегез, чөнки берəү дə үзен өйрəткəнне яратмый”, дигəн. Шулай итеп, ярдəм итəргə телисең икəн, рөхсəт сорап, җайлап кына ярдəм итəргə, ярдəмне дə акыл белəн эшлəргə кирəк. 
Аллаһы Тәгалә бездән риза булсын, бу дөньяда һәм ахирәттә бәхеткә ирешик, тирә-юньдәгеләребез безне яратсын дисәк, алда әйтеп кителгән кагыйдәләргә буйсынып яшик, дигән фикерен җиткерде баш казый.

Дүрт туган көн. Җәлил хәзрәт Фазлыев туган көннәргә кагылышлы вәгазь дә сөйләп алды. Баксаң, кешенең дүрт туган көне була икән.
-    Бүгенге көндә бик күп истәлекле даталар, бәйрәмнәр бар. Без бер датадан икенчесенә, бер бәйрәмнән икенче бәйрәмгә әзерләнеп, бәйрәм итеп гомер үткәрәбез. Эшләргә, гамәл кылырга вакыт калмый. Бәйрәм дә итәргә кирәк, тик акыл белән, тиешле кысадан чыкмыйча.
Адәм баласының бөтен гомере — акыл белән нәфес көрәше. Гомерең хаталар һәм ялгышлар җыентыгына әйләнмәсен дисәң, акылыңны намаз белән, нәфесеңне ураза белән тәрбиялә. Акылың да, нәфесең дә тәртипсез икән,  беркем дә, бернинди оешма да синнән тәртипле кеше ясый алмый инде. Димәк, җәмгыятьтә дә тәртип була алмый, чөнки күп вакыт үзләре дә шул нәфес коллары булып кала бирәләр. Без кешечә яшәсен өчен Аллаһ Раббыбыз дин биргән, Коръән иңдергән, үзенең пәйгамбәрләрен җибәргән. Гомеребез, бәйрәмнәребез, яшәешебез хәрәмнәрсез, Аллаһ риза булырлык итеп үтәргә тиеш.

Беренче туган көн. Аллаһы Тәгалә җан буларак яратты. Җан мәңгелек: туган көне бар, үләчәк көне юк. Җан – бер халәттән икенче халәткә генә күчә. Мисал өчен, су кебек. Суны коедан тутырасың, коедан чиләккә саласың, чиләктән чәйнеккә аласың, аннары эчәсең. Хакыйкатьтә, су юкка чыкмый. Җаннарны яраткач, Аллаһ Раббыбыз аларга үзен күрсәткән һәм Раббың кем, дип сорау биргән. Җаннар бертавыштан: “Әйе, Син – безнең Раббыбыз һәм барлыкка китерүчебез”, дип, Аллаһны танып, аңа иман китерәләр. Җаннар Аллаһны танырга, ул кушканча яшәргә вәгъдә бирәләр. Җаннарның Аллаһ белән очрашуы, иманлы яшәргә вәгъдә бирүе – әлмисак дип атала.
Без бүген Җир йөзендә кеше дигән исемне йөртәбез икән, дөнья яратылгандагы килешүне онытырга тиеш түгел. Тормышта кайчак вәгъдәсез кешеләр белән дә очрашырга туры килә. Әгәр дә без Аллаһ кушканнарны үтәмичә, аның тыйганнарыннан тыелмыйча яшибез икән, без дә вәгъдәдә тормаучылар, килешүне исәпләмәүчеләр булабыз бит. Әлбәттә, Аллаһы Тәгалә безнең бу эш-гамәлебездән разый булмаячак.

Икенче туган көн. Саф, пакь иманлы җанны, Аллаһ рәхмәте белән, фәрештәләр 4 ай да 10 көн эчендә ана карынындагы бала хәленә җиткезәләр һәм без ана карынында “яши башлыйбыз”.
Бала сулый, ризыгы килеп тора. Ана карынындагы “бала”га әле моннан башка тагы бер дөнья бар, дип аңлатсалар, ул ышанмас та иде. Балага җан иңгәндә, ашыйсы ризыгы, эчәсе суы, сулыйсы һавасы билгеләп куела. Дөньяда без ашыга-ашыга мал җыябыз, ниндидер уңышларга ирешкән кебек булабыз.Чынбарлыкта исә без бернәрсә дә җыймыйбыз, бәлки аны сүтәбез. Безгә бирелгән, безгә бүлеп куелган артмый да, кимеми дә. Берәүнеке икенче бер кешегә күчми (бирелми). 
Икенче туган көннән без нинди нәтиҗә чыгарырга тиеш соң? Көнләшмәскә, барыннан канәгать булырга. Синеке сиңа килә. Аллаһ Раббыбыз мал табу юлын ирекле кылган, чөнки бу дөнья — сынау гына. Хәләл юл белән табасыңмы, хәрәм юл беләнме — барыбер, үзеңә дигәне — үзеңә килә. Хәрәм юл белән тапкан өчен ахирәттә җәза каралган. Ашау-эчүдә, киенүдә хис-чаманы югалтмаска кирәк. 

Өченче туган көн. Без билгеләп үтә торган, ягъни бу дөньяга аваз салган көнебез. Дөньяга килдеңме, сынау инде башланды дигән сүз. Һәр үткән көн, һәр мизгел, һәр сулыш безне дөньядан китәр вакытка якынайта. Исән-сау бу дөньяга килдең. Иң беренче бурычың — әлмисакта иман китергән, ана карынында 4 ай да 10 көн чакта саф, пакь көе кабул итеп алынган җанны шул хәлдә Аллаһка кайтару. Икенче бурыч — үзеңә караганда да яхшырак балалар тәрбияләп калдыру.
Якыннарыбызны хөрмәтләп, хәләл ризыклар тулы табын янында дуслар-туганнар белән бергә җыелып, бер-береңә бүләкләр бирешеп туган көнне бәйрәм итүдә, әлбәттә, гөнаһ юк. Гөнаһ – бәйрәмнең үзендә – туган көндә түгел. Гөнаһ – бәйрәмне ничек итеп үткәрүдә, ничек итеп яшәүдә. Гомер кыска һәм ул кыска булуы белән кадерле дә. Дөньяда ике генә хакыйкать бар. Берсе – Аллаһ.  Ул бар, аңа ышанырга һәм гыйбадәт кылырга кирәк. Икенчесе – үлем, аңа исә әзерләнергә кирәк. Үлемгә әзерләнү күбрәк изге гамәлләр кылырга омтылу,  үз гаиләң, әти-әниең, туганнарың, күршеләрең белән бергә яшәүнең кадерен белеп калу, уңай мөнәсәбәт белән санаулы көннәреңне үткәрү.
Туган көн ул – балаларга бүләк бирү бәйрәме генә түгел, аларга вазыйфа йөкләү, бурычларын аңлата башлау да булсын иде: җиде яшьтә намаз өйрәнергә кереш; ун яшең тулдымы, намазыңны укый башла; балигъ булдыңмы, гаурәтләреңне капларлык киемнән йөр һәм башка фарызларны да калдырма. 

Дүртенче туган көн. Үлеп терелгән, ягъни кабердән кубарылачак көнебез. Аллаһ Раббыбыз ул көндә булачак хәлебезне тормышта ни рәвешле яшәвебез белән бәйле иткән. Дөнья -  ахирәтнең иген кыры. Бу дөньяда ни чәчсәк, теге дөньяда шуны урырбыз. Үлем – ахирәт  дөньясына керү капкасы булып тора. Аллаһ сиңа акыл бирде, шуның кайсысына ирешерлек итеп яшисең бит. 
Соңыннан баш казый халыкның сорауларына да җавап бирде. Ике сәгатьлек очрашу сизелмичә дә үтеп китте. Халык хәзрәткә килүе, үтемле итеп сөйләве өчен зур рәхмәтләрен әйтеп таралышты.

Розалия Мостафина

фото: Зилә Мөдәррисова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев