Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

КФУ профессоры: Татарстанга куркыныч метеорит төшмәде (татарстанлылар метеорит күргән)

17 ноябрь кичендә Татарстанда, шулай ук күрше республикада яшәүчеләр күктән метеорит төшүен күреп, гаҗәпкә калды.

Юрий Нефедьев әйтүенчә, галәм “кунагы” – Леонида метеорлары төркеменең бер кисәге.

КФУның Физик институты профессоры Юрий Нефедьев бу күренешне болайрак аңлаткан.

“Метеоритның торак пунктлар тирәсенә төшүе – сәеррәк күренеш. Планетаның күпчелек өлеше судан торганлыктан, галәм җисемнәре гадәттә диңгез-океаннарга томырыла, – ди Юрий Анатольевич. – Шартлауны ишетүче булмаган. Беленер-беленмәс эзенә караганда, кечкенә, берничә дистә сантиметр озынлыкта гына булгандыр, мөгаен. Хәзерге вакытта Җир Леонида дип исемләнгән метеорлар төркеме аша узып бара. “Галәм кунагы” шул ташкыннан аерылгандыр, дип уйларга кирәк”.

Профессор билгеләп үткәнчә, Леонида метеорлар төркеме Темпель-Туттль кометасы таркалу нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Ул, барлык метеор төркемнәре кебек, вак кисәкчәләрдән генә түгел, зурракларыннан да тора.

“Һәр көн саен җиргә бик күп метеорит төшә. Алар тимер, таш һәм тимер-таш рәвешендә булырга мөмкин. Кичә Татарстанга төшкән метеорит кебек бик кечкенә галәм җисемнәренең безгә юнәлүен алдан фаразлап булмый. КФУның метеорлар радары аны “күргән” булса кирәк. әмма моны ачыклау өчен вакыт кирәк”, – дигән галим.

Юрий Нефедьев әйтүенчә, мондый кечкенә метеоритлар планетабызга бернинди дә куркыныч белән янамый. “Диаметры 300 метрга җиткән Апофис астероиды кебек космик җисемнәр генә – бик хәтәр, нәкъ менә шундыйлар зур җимергеч көчкә ия”, – дип басым ясап әйткән астроном.

Чыганак: Ватаным Татарстан

http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/kfu-professory-tatarstanga-kurkynych-meteorit-tshmde

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев