Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хөрмәтле олы буын вәкилләре, ветераннар!

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан иң җылы теләкләрне кабул итеп алыгыз.


Безнең өчен әлеге бәйрәм – хөрмәт, олылау, игътибарлык билгесе. Сез үзегезне туган як өчен армый-талмый хезмәт итүгә багышладыгыз. Сез-фидакарьлек, батырлык һәм әхлак үрнәге. Сез әхлакый кыйммәтләрне һәм гореф-гадәтләрне саклаучылар, балалар һәм оныклар өчен терәк һәм тугры ярдәмчеләр. Бу шулай булып калачак та.

Сезнең күбегез бүгенге көндә дә актив тормыш рәвеше алып бара, предприятиеләрдә, иҗтимагый оешмаларда эшли. Күп кенә проблемаларны хәл итүгә ярдәм итәсез, үсеп килүче буынны тәрбияләү белән шөгыльләнәсез.

Сезнең тормышыгызны яратуыгызга, фидакарьләрчә эшли белүегезгә чын күңелдән сокланабыз.  
Сезгә исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, якыннарыгыз игътибарын-хөрмәтен тоеп яшәвегезне телим.

Рәгать Хөсәенов, район башлыгы, шәһәр мэры

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев