Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Киләсе атнага йолдызлар нәрсәләр фаразлый

20-26 февраль КУЧКАР (21.03-20.04)ларга йолдызлар бу атнада энергия-көчләрен артык сарыф итмәскә киңәш итә. Сәламәтлегез какшавы бар, бу чорда организмыгыз инфекцияләргә каршы тора алмаячак. Аеруча артык авырлыгы булган кешеләргә саклану чаралары күрергә кирәк. Матди хәлегез уңай якка үзгәрәчәк. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларның эш-гамәлләре канәгатьлек хисе бирмәячәк. Яраткан кешегез белән дә аралар суынып китәргә...

20-26 февраль

КУЧКАР (21.03-20.04)ларга йолдызлар бу атнада энергия-көчләрен артык сарыф итмәскә киңәш итә. Сәламәтлегез какшавы бар, бу чорда организмыгыз инфекцияләргә каршы тора алмаячак. Аеруча артык авырлыгы булган кешеләргә саклану чаралары күрергә кирәк. Матди хәлегез уңай якка үзгәрәчәк.

ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларның эш-гамәлләре канәгатьлек хисе бирмәячәк. Яраткан кешегез белән дә аралар суынып китәргә мөмкин. Балаларыгыз белән бәйле проблемалар чишәргә туры килүе ихтимал. Иң яхшысы- әзгә генә булса да онытылып тору өчен каядыр барып кайту, дусларыгыз белән очрашу.

ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләргә әлеге чорда мөһим карарлар кабул итүдән тыелып торырга киңәш ителә. Хезмәттәшләрегез белән дустанә мөнәсәбәттә каласыгыз килсә, артык таләпчән һәм туры сүзле булмаска кирәктер. Үз адресыгызга кискен шелтәләр белдермәү әмәлен табыгыз. Гаиләдәге киеренкелек атна ахырында юкка чыгар.

КЫСЛА (22.06-22.07)лар, тирә-юньдәгеләр белән аралашканда үзегезнең проблеманы гына түгел, башкаларныкын да тыңлый белергә кирәклеген онытмагыз. Яңа танышулар сезнең файдага түгел. Командировкаларга бару, белем арттыру өчен уңышлы чор. Гаиләдә үзара мөнәсәбәтләр бик үк яхшы түгел.

АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар көндәлек режимнаря белән канәгать булмасалар, хәзер нәкъ менә үзгәртү өчен яхшы вакыт. Автомобильчеләргә, шулай ук җәяүлелеләргә дә, юлда йөргәндә аеруча сак булырга киңәш ителә. Финанс кыенлыклар булуы бар, шуңа да акча туздырудан сак булыгыз, зур әйберләр сатып алмагыз.

КЫЗ (23.08-22.09)ларга йолдызлар эштәге һәм гаиләдәге проблемаларга күз йомарга киңәш итә. Күп күрмәү, кайбер әйберләрне ишетмәү - сезнең файдага гына. Белмәгәннең башы авыртмый, дигән әйтемне дә истән чыгармагыз. Акча туздыру белән сак булыгыз. Атна ахырында гаиләдәге психологик климат уңай якка үзгәрер.

ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр, атна башында көнкүреш техникасы белән эш иткәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау турында онытмагыз. Хәлегез начарланып китәргә мөмкин, шуңа мөмкинлек булу белән ял итәргә тырышыгыз, көч туплагыз. Фитнеска яки тренажер залына барып кайту да комачау итмәс. Гаиләдә мөнәсәбәтләр уңай булачак.

ЧАЯН (24.10-22.11)нарга күңелсез хәлләргә тармас өчен кафе-рестораннарга, күңел ачу оешмаларына бармый торырга киңәш ителә. Балаларыгыз сезнең игътибарга аеруча мохтаҗ булачак. Туганнарыгызга, әти-әниегезгә җылы сүз әйтүдән тыелып тормаска кирәк. Интернетта танышудан сак булыгыз.

УКЧЫ (23.11-21.12)ларга планлаштырылган эшләре белән шөгыльләнергә туры килмәстер. Вак-төяк көнкүреш мәшәкатьләре белән мәшгуль булырсыз. Эштә җитәкчегез уйларыгызның башкада булуда битәрләр, өйдә тормыш иптәшегез игътибар аз булудан зарланыр, шуңа да урталыкны таба белергә кирәк булачак.

КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләргә белешмәләр яки башка документлар җыю, рәсмиләштерү эшеннән бу атнада тыелып торырга кирәктер, чөнки вакытыгыз бушка узачак. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәгез, бәла-казага юлыкмассыз. Әңгәмәдәшчегезне тәнкыйтьләмәгез, юкса үзегез дә теләмәгәнне ишетерсез. Ял көннәрендә туганнарыгызга барыгыз, табигатькә чыгыгыз.

СУКОЯР (19.01-18.02)ларга йолдызлар киләчәккә планнар төзүдән тыелып торырга киңәш итә. Акча белән бәйле мәсьәләләрдә сак булыгыз. Якын туганнарыгызга сезнең игътибар сорала. Гаиләдәге мөнәсәбәтләр яхшырту өчен яхшы вакыт. Матди хәлегез атна ахырында яхшырыр.

БАЛЫК (19.02-20.03)лар, сезнең өчен бу атнада җәрәхәт алу куркынычы арта, шуңа да спорт белән шөгыльләнүчеләргә, автомобильчеләргә аеруча игътибарлы булырга, кискен хәрәкәтләр ясамаска киңәш ителә. Яраткан кешегез белән кискен темаларга сөйләшүдән тыелып торуыгыз хәерлерәк. Сәламәтлегегезне ныгыту өчен профилактик чаралар күрегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев