Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кисәтелгән, димәк, коралланган!

2005 елдан, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы белән, апрель аенда Европада иммунлаштыру атналыгы үткәрелә. Быел бу чара 24-30 апрель көннәренә туры килде. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узан матбугат конференциясендә Россиянең Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр иткәнчә, ел саен иммунлаштыру юлы белән 2-3 миллион кешенең гомере сакланып калына....

2005 елдан, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы белән, апрель аенда Европада иммунлаштыру атналыгы үткәрелә. Быел бу чара 24-30 апрель көннәренә туры килде. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узан матбугат конференциясендә Россиянең Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр иткәнчә, ел саен иммунлаштыру юлы белән 2-3 миллион кешенең гомере сакланып калына. Төбәкләрдә олыларның - 90, балаларның 95 проценттан артыгы вакциналанган булырга тиеш.

- Республикада алып барылган актив эш нәтиҗәсендә әлеге күрсәткечләргә ирешеп киләбез. Шул рәвешле соңгы ике елда идарә ителә торган инфекцияләрнең 130дан артык авыру очрагын булдырмый калдык. Вакцина ясату нәтиҗәсендә инфекция эләктермичә авырмый калучылар 145 миллион сум акчаны янда калдырырга мөмкинлек бирде. Һәр елны республикада 2 миллион кешегә вакцина ясала. Россиядә илкүләм календарь туберкулез, вируслы В геппатиты, полиомилет, дифтерия, бума ютәл, столбняк, кызамык, кызылча, эпидемик паротит, пневмококк инфекциясе, грипп, гемофильна кебек унике төрле инфекциягә каршы вакцинаны бушлай ясату мөмкинлеген бирә. Һәр кеше яшәгән яки теркәлгән урыны буенча сырхауханәгә барып, әлеге вакциналарны ясатырга тиеш, - дип сөйләде журналистларга Любовь Авдонина.

Вакцина кадатмаган кешеләрдә инфекция эләктерү куркынычы зур. Кайбер инфекцияләрне алар чит илдән "ияртеп" кайта икән. Әйтик, узган елны Татарсанда кызамыкның дүрт очрагы ачыкланган, алар барысы да чит илдә "кайткан". Шулай ук ата-аналарның битарафлыгы аркасында 155 балада бума ютәл авыруы табылган.

Татарстанның имуннопрофилактика үзәге җитәкчесе Дмитрий Лопушов сүзләренчә, вакцина ясатудан куркырга кирәкми.

- Вакцина керткәннән соң кайбер балаларның тән температуралары 39 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Бу куркыныч әйбер түгел. Төрле бала вакцинаны төрлечә кичерә. Вакцинадан үлүчеләр дә юк. Соңгы егерме елда андый очраклар гомумән күзәтелмәде, - ди ул.

Любовь Авдонина, җылы сезон башлану белән бәйле рәвештә, талпаннардан саклану кирәклеген дә искәртте. Быел алар гадәттәгедән иртәрәк уянган.

- Быел талпан тешләүнең 78 очрагы теркәлде. Алардан саклану өчен дә махсус вакциналар кадатырга була. Әмма ул билгеле бер һөнәр ияләренә, әйтик, инженерларга, геологларга, аучылар, урман хезмәткәрләренә генә бушка ясала. Калганнарга түләүле. Бер вакцина якынча 750-800 сум тора. Талпан кадалган очракта медицина учреждениесенә барырга кирәк, - дип кисәтте ул.

Сүз уңаеннан: Татарстанда, Европа иммунизациясе атналыгы кысаларында, Россиянең Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсендә "кайнар линия" эшли. Кызыксындырган сорауларыгызны (843) 238-52-11 номеры буенча шалтыратып бирә аласыз. Вакцина ясату белән бәйле сорауларны Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы оештырган (843) 238-15-33 "кайнар линия"сенә дә шалтыратып бирергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев