Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

ҖӘМГЫЯТЬ

Кияү кызыбызны кыйный?

Кызыбыз кияүгә чыгып яши башлаганга җиде ел булды инде менә. Ике бала алып кайттылар. Кияү дә тәртипле, тормыш алып бара торган кеше. Тормышларына шөкер итеп кенә яшәгәндә, чираттагы күрешүебездә кызымның беләкләре көеп беткәнен сиздем...

Авыл җирендә яшәгән кеше өчен гадәти күренүе дә мөмкин моның. Каралты-курада эшләгәндә кая гына бәрелмисең дә, кая гына төртелмисең. Әле теге җир каралып чыга, әле икенче... Ләкин алар шәһәрдә яши бит. Беләк буйлап астан-өскә менгән кара таплар мине, әни кешене, әлбәттә, сагайтты. Күрүгә үк, нәрсә булды кулларыңа дип, тотып ук карадым. «Булмады...»  дип кенә җавап бирде дә, озын җиңле кием киеп чыкты. Соравыма ничек тә булса җавап бирергә тырышса, ичмасам, алдаса да ышаныр идем. Нәрсәдер дөрес түгеллеген күзләреннән күреп тә аңларга була иде. 
Кызым белән хисләргә бирелеп, күңел ачып сөйләшкән булмады беркайчан да. Мин китапханә эшендә иртәдән кичкә кадәр эшләдем. Холкым да бик кырыс, коры булды. Балалар белән якын мөнәсәбәттә булдым дип әйтә алмыйм. Серләрен дә беркайчан да сөйләмәделәр алар миңа. Үзем гаепле, аңлыйм. Гел шелтәләп, гаеп эзләп кенә тордым бугай мин балаларымнан. Хәзер менә бик сөйләшәсем килә дә, ләкин алар миндә дус та, йомшак күңелле әни дә күрмиләр, кызганыч... Шуңа күрә кызымның «Булмады» дип кенә җавап бирүенә аптырыйсы да юк. 
Бу очрашудан берәр ай вакыт узды микән, үзем алар янына Чаллыга кунакка киттем. Киләсемне әйткән идем, ләкин кызымның төрле сәбәп табып мине китертәсе килмәгәнен аңладым. Әни кешене бу гына туктатамы соң инде – күңел тагын да тынычсызланды. Барыбер киләм дип, киттем шәһәргә. Ни күрим, бу юлы яңагы каралган... «Кызым, кияү кул күтәрәме әллә?» – дип сорадым, аптырагач. Чөнки болай итеп кеше үзе бәрелә алмый. «Әни, сиңа кагылмый бу», – диде. Аңлыйм, миңа сөйлисе дә, сөйләшәсе дә килми. Оныклар белән аралашып, уйнап, аларны яратып, кызым белән уртак темаларга гына сөйләшеп утырдык. Кияүгә сүз әйтәсе булма, тавыш чыгарма дип алдан ук кисәткәч, тыңламый хәлем булмады. Кияү кайткач ул турыда бер сүз дә чыгармадым. Үзара әйбәт сөйләшәләр, балалар уйнап йөри, аталары каршына йөгереп киләләр, кочаклап алалар. Эштән кайтуына ашарга әзерләп ашатты кызым, тегене-моны сөйләшеп алдылар. Мин тәмам аптырап кайттым алардан.
Бу кара тапларны икенче тапкыр күргәч, иремә дә әйтми түзә алмадым. Ул да бик борчылды дип кенә әйтү аз булыр, котырды әтисе. Туктата да алмадым, кияүгә шалтыратты. «Син үзеңне кем дип белдең минем кызыма кул күтәрергә? Нинди хәл ул? Нинди хакың бар?» – дип кияүгә бер-бер артлы сораулар яудырды. Кияү берни җавап бирмичә трубкасын куйды. Бераздан кызыбыз шалтыратты. Әни, әйттем бит, нигә кысыласыз, безнең эш ул, сезгә кагылмый. Нигә әтине безгә каршы котыртасың? Безнең араны бозмагыз», – дип елый-елый әтте дә, мин сүз әйткәнче трубкасын куйды. 
Ике ут арасында яшибез хәзер. Бер яктан, киявең кызыңа кул күтәреп яшәгәнен белә торып, ничек сабыр итәргә, араларына кермәскә? Икенче яктан, шулай елый-елый сорагач, кысыласы да килми. Ни дисәң дә, алар арасында чыннан да нәрсә булганын без бөтен нечкәлекләре белән белмибез. Кемдә гаеп? Төпченә тосаң, без белмәгән әйберләр дә килеп чыгар, бәлки... Ләкин әни йөрәге ничек чыдарга тиеш бу сынауга? Утырып бер сөйләшәсе, барысын да сөйләтәсе иде... Киңәш бирегез әле. 
Наилә.

http://www.syuyumbike.ru/news/otkrovenie/kiya-kyzybyzny-kyynyy

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев