Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кремль каршындагы яңа мәчет бүгенге Казанны символлаштырачак

Яңа мәчет Казансу елгасының уң як ярында, "Чаша"дан ерак түгел урнашкан ЗАГС бинасы янында төзеләчәк.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы сораштырган экспертлар Татарстан хакимиятләренең проектны нәкъ менә шул урында тормышка ашыру карарын бәяләделәр.

Казанда төзеләчәк Җамигъ мәчете шәһәр структурасында табигый һәм гармонияле булып торачак, - ди Татарстанның атказанган архитекторы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Айвар Саттаров.

«Казансуның уң як ярын сайлау мәчетнең елга панорамасында яхшы кабул ителәчәгенә, Киров дамбасы, Миллениум күперләреннән елга белән берлектә күренеп торачак», — диде ул.

Казан ханлыгы чорыннан бирле Россиядә елга буенда бер генә мәчет тә булмавын үзенчәлекле хәл, дип саный архитектор.

«Мәчетнең бөтен матурлыгы суда чагылачак. Көндез дә шул суга карап, үз-үзенә сокланып торыр, төнлә дә утларда чагылачак. Минемчә, бу бик матур булырга тиеш», — диде мәчетләр буенча белгеч.

Айвар Саттаров искәрткәнчә, ул элегрәк тә Җәмигъ мәчетен уң як ярда төзергә тәкъдим иткән булган.

«Мин инде берничә тапкыр әйттем, Казан Кремле каршында Җәмигъ мәчетен төзү — бу дөрес. Беренчедән, ул яңа Казанны символлаштырачак. Сул як яр — иске Казан, ә уңы — яңа Казан, XXI гасыр шәһәре. Һәм бу мәчет ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан төзеләчәк, шуңа күрә аның шәһәрнең яңа үсеш алган өлешендә торачагы бик мантыйкый», — диде архитектор.

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев