Заман сулышы

Кәтибә апа Вәлиеваның тәрбия өлкәсендә уртаклашырдай тәҗрибәсе күп

Әниләр турында моңлы татар җырларын Брест яклары да ишеткән

1972-74 нче елларда  элеккеге СССР – Польша чигендә хәрби хезмәт бурычын үтәгән солдат егет Әнәс әнисен, туган ягын сагынып тыңлаган аларны. 

“Әни – бу дөньяда иң кадерле, кеше  тормышында иң мөһим урынны алып торучы газиз кеше ул. Ирешкән уңышларыбызга үзебездән ныкрак сөенеп, җитешеп бетмәгән якларыбызны җитештереп, ялгыш адымнардан саклап калу өчен  бөтен көчен куючы да ул. Без гаиләбездә дүрт бала идек,  өч малай һәм бер кыз. Әниебез безне бер-беребез турында кайгыртып, туганлыкның кадерен белеп-ярдәмләшеп,  җыр сүзләре белән әйтсәң, бер алманы бишкә бүлеп яшәргә өйрәтте һәм әле дә өйрәтеп килә.  Без үскән елларда бер алманы  берничә кисәккә җырда гына түгел, тормышта да бүлешергә туры килә иде.

 Мәктәпне тәмамлагач мин физкультура техникумына укырга  керергә ниятләдем. Техникум чит шәһәрдә булгач, анда барып-кайтып йөрергә,  дә, гомумән, булачак студентка күпме акча кирәк булачагын мин яшьлегем белән аңламаганмын инде. Әмма әни минем теләгемә каршы килмәде, бары тик: “Безнең  яныбызда гына нефть техникумы, уйлап карамыйсыңмы соң улым”, диде.  Мин чынлап та уйлап карадым һәм үзебезнең техникумга укырга кердем. Әниемнең шул вакыттагы киңәшенә бүген дә рәхмәтлемен, аның сүзләренә колак салмаган булсам, торымышымда, эшемдә  мондый уңышларга ирешә алмаган да булыр идем”, - ди озак еллар шәһәребез предприятияләренең берсен җитәкләгән Әнәс Вәлиев.

 

Ирләр хезмәте дип тормаган

Гомер юлының унынчы дистәсен ваклаган Кәтибә апа Вәлиева районның   Тукмак авылында туган.  Бүгенге көндә балаларының җылы канаты астында гомер кичерә. Яшәү урыны озак еллар шәфкать туташы булып  эшләгән,  хәзер инде лаеклы ялга чыккан кызы  Рәкыйбә янында булса да, уллары Әнәс һәм Наил, киленнәре, онык-оныкчыклары яраткан әниләре-әбиләре белән аралашудан тәм табып, хәлен белешеп, һәр көнне диярлек күрешеп торалар. Үсмер чагы авыр сугыш елларына туры килгән, тормышның ачысын-төчесен татыган якын кешеләренең  аларга сөйләр истәлекләре дә, киңәшләре күп.

  Бөек Ватан сугышы башланып бөтен ир-егетләр яу кырына китеп беткәч, урман кисү, атлар карау, иген игү – бары да Кәтибә шикелле 12-13 яшьлек балалар һәм хатын-кызлар өстенә өелеп калган бит.  Әтисе – Хәлиулла хезмәт армиясенә, ике абыйсы – Гарифулла белән Ибраһим фронтка алынган  12 яшендәге кыз бала  ирләр эшенә җигелгән, аңа хәтта плугарь хезмәтен дә башкарырга туры килгән. Сугыш тәмамланып, тагын берничә ел үткәч Кәтибә авыр көрәш елларын башыннан алып, ахырына кадәр  кичеп чыккан фронтовик егет Кавый белән гаилә корган.  Лениногорскига килгәч төрле эшләрдә, әмма күпчелек төзелеш оешмаларында эшләгән. Сугыштан соңгы авыр елларда шушындый булдыклы, акыллы балалар тәрбияләп үстерү, аларны гыйлемле итүнең сере нәрсәдә дигән сорауга Кәтибә апа: “Алар үзләре үсте, без эштән бушамадык”, - дип шаяртып җавап кайтарды.

 

Исеме булса да әйләнеп кайткан

Кызганыч, улларының берсе – Илгизәр 23 яшендә фаҗигале төстә  вафат булган.  Якты дөньядагы иң авыр хәсрәт – бала хәсрәтен дә кичергән  Кәтибә ханым. Буыннар даны – мәңгелек, үзе дә шул данлы буынның бер чылбыры булган   Кәтибә Хәлиулла кызы балаларын, оныкларын да  үткәннәрнең тарихын берәмтекләп сакларга, бүгенге тормышның кадерен белергә, матур-якты киләчәк өчен көчләрен кызганмаска кирәген  аңлатып тора.

Тулысы белән "Заман сулышы" газетында

 

Исламия Галимова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: