Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Куакбаш авылында күпләп бал кортлары үлгән

Авылдагы халык кортлар үлүдән зарланган.

 Куакбаш авылы умартачысы Ринат абый Әскәров шалтыратып, аларда  кортлар үлүе турында сөйләде. - "Шәһри Казан"

Аның алтмыш умарта оясының яртысы зыян күргән. Авылдаш умартачылар да кортлар үлүдән зарлана, ди.

–   Ветеринария идарәсеннән килеп киттеләр. Умарта паспортым бар минем. Үлгән кортларны лабораториядә тикшертергә куштылар. Аның мәшәкате бик зур икән. Аннары шактый чыгым да сорый. Минем берсе белән дә ачуланышасым килми. Моның белән килештем инде, әмма безнең өчен шушы хәлнең башка кабатланмавы кирәк. Дәшми каласыбыз килми. Умартачыларның күңеле төшеп эшләрен ташласа, кортлар гына түгел, авылы да бетәчәк. Шуңа йөрәгем әрни. Рапс кырын агулаган хуҗалык җитәкчесе дә шушы үзебезнең авылныкы югыйсә. Кырны беренче класслы куркыныч препарат белән эшкәрткән дип уйлыйбыз. Өченче класслы булса, алты-җиде сәгать эчендә ул очып бетәргә тиеш. Беренче класслысының дүрт-алты көнгә кадәр саклана. Шуңа да кортларыбыз акрынлап үлеп бара. Агу сибәселәрен кисәттеләр, тик бу эсседә кортларны да шуның кадәр көнгә ябып тора алмыйбыз. Умарталыгыбыз күчереп йөри торган да түгел, – ди ул.

“Маркс” хуҗалыгы җитәкчесе Ильяс Ганиев рапска өченче классы агу сибүләрен әйтә. Ун көн рәттән һәр көнне 50шәр гектар мәйданны эшкәрткән алар.

–    Бер кырыбыз авылдан өч чакрым ераклыкта. Шул кырга эләккәндер ул кортлар. Әмма без өченче класслыны һәм бөтен кагыйдәләрен үтәп, төнлә сиптек. Умартачыларны алдан кисәттек, – ди ул.

Республикада бал кортлары агуланудан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы да хәбәрдар.
–    Зыян күргән умартачыларның төгәл саны турында бүген әйтергә кыен, чөнки барысы да проблема турында хәбәр итми. Бу сезонда умарталарның Әлмәт, Аксубай, Лениногорск, Питрәч районнарында һәлак булуы турында мөрәҗәгатьләр килде. Районнарда комиссия эше тәмамланганнан соң гына тулы мәгълүмат алачакбыз, – ди авыл хуҗалыгы министрлыгы.

 http://shahrikazan.ru/news/avyil/kortlar-gyna-tgel-avyly-da-betchk-yaki-umartalar-aman-l-tora

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев