Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Куакбашта кирәкле һәм үз кеше

Шомырт чәчәкләре төнне яктырткан, җанны җылыткан, йөрәктәге хисләрне дәрьяга әверелгән вакытта- ямьле май аенда туган ул. Сүзем Куакбаш авылында яшәп, бу көннәрдә үзенең илле яшен билгеләп үтүче Илшат Хәйретдинов турында. Тумышы белән Самара өлкәсе Камышлы районыннан булса да, ул күптәннән инде монда кирәкле һәм үз кеше. Авыл тормышын ветеринардан башка...

Шомырт чәчәкләре төнне яктырткан, җанны җылыткан, йөрәктәге хисләрне дәрьяга әверелгән вакытта- ямьле май аенда туган ул.

Сүзем Куакбаш авылында яшәп, бу көннәрдә үзенең илле яшен билгеләп үтүче Илшат Хәйретдинов турында.

Тумышы белән Самара өлкәсе Камышлы районыннан булса да, ул күптәннән инде монда кирәкле һәм үз кеше. Авыл тормышын ветеринардан башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел. Ә ул бу өлкәдә - тәҗрибәле кбелгечләрнең берсе. Егерме биш ел сайлап алган һөнәренә тугры калып, мал табибы булып эшли: Ульяновск авыл хуҗалыгы институты тәмамлаган яшь яшь егет, 1991 елда юллама белән Лениногорск районына эләгә. Яңа гына өйләнгән Илшат гаиләсе белән Куакбаш авылына килеп төпләнә. Карл Маркс исемендәге колхозда беренче адымнарын ясый ул. Бүген инде аның тәҗрибәсе шактый. Ун ел авылларында өлкән ветеринар булып эшли, аннан берничә хуҗалыкның участок табибы һәм "Ялтау" агрофирмасында баш ветеринар урынбасары... Тырыш, уңган үз эшенең остасы булган ир затын хөрмәт итәләр, күрше авыллардан да ярдәм сорап киләләр. Йортта мал-туар авырып китсә, тизрәк аңа мөрәҗәгать итәләр. Көн- төн димәгән, ару-талуны белмәгән Илшат Хәйретдинов һәрвакыт кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Мал чалу буенча да осталыгы бөтен, аны "тәмле куллы" дип күпчелге мал суя башласа да, аңа килә икән.

- Ветеринар булу- балачак хыялым иде. Эшемне яратам, - диде ул сүзен кыска тотып. - Спортны да яратам, даими рәвештә шөгыльләнәм. Җәй җиттеме теннис, футбол инде безнең. Улларымны да яшьтән ук чыныктырып үстердем, спорт тапшыруларын бергәләшеп карыйбыз. - дип дә өстәде.

Ир кеше өй салырга, агач утыртырга һәм үзеннән соң балалар калдырырга тиеш дигән, гыйбарә бар халыкта. Илшат Хайретдинов чын ир буларак, боларның барысына да ирешкән. Йорты да бар, агачлары да, лачындай ике улы да. Тик менә бер генә хыялы чынга ашмаган икән. Үзе өч малай арасында үскән ул, гаиләләрендә иң өлкәне һәм аннан кала тагын ике энесе бар. Хыялы - кыз бала атасы булу. Әмма ул моңа борчылмый, киләчәктә улларының кызларын тәрбияләрмен дип хыяллана. Афәрин, алдагы тормышында изге ниятләре чынга ашсын дип телик.

Зилә Мөдәррисова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев