Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кулланучы почмагы: ватылган газ казанының бәясен кире кайтарудан баш тарттылар

Лениногорскида яшәүче ханыма гарантия вакыты чыкканчы ук ватылган газ казанының бәясен кире кайтарудан баш тартканнар.



2021 елның маенда Лениногорск кибетләренең берсеннән ике контурлы “Protherm Ягуар" дигән газ казаны сатып алган.  Казанның  гарантия срогы 24 ай булган, әмма 2022 елның июнь башында ханым  аның җитешсезлекләрен  тапкан, ул тишелеп ага башлаган. Әле гарантия срогы чыкмаганга, ханым  кимчелеге булган товарны яңасына алыштыруларын сораган.

Тик сатучы аның  үтенечен кире каккан, моны товарның техник яктан катлаулы булуы һәм сатып алганнан соң 15 көнлек срок узгач, бары тик гарантия буенча төзәтергә генә мөмкин дип дәлилләгән. Сатып алучы кибет җитәкчелегенә дә мөрәҗәгать итеп караган, әмма алардан да уңай җавап ишетмәгән. Кибет директорының сүзләре  белән килешмичә,  лениногорскилы ханым сатып алучыларның бозылган хокукларын торгызу белән шөгыльләнүче Әлмәт территориаль органына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

Әлеге органның эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Лилия Җәләтова  сүзләренә караганда, сатучы кулланучының таләпләрен канәгатьләндерүдән хокуксыз баш тарткан. 

Лениногорскилы ханыма “кулланучылар хокукларын яклау турында” Россия Федерациясе Законының 18 статьясына һәм “техник яктан катлаулы товарлар исемлеген раслау турында” хөкүмәте карары нигезендә  аңлатма бирелгән. Кулланучыга претензия төзүдә ярдәм күрсәтелгән һәм аны сатучыга тапшыру буенча киңәшләр бирелгән.

Белешмә
Ике контурлы  газ казаннары  техник яктан катлаулы товарлар исемлегенә керми. Шуңа бәйле рәвештә, гарантия срогы дәвамында, товардагы җитешсезлекләр ачыкланганда, әгәр дә алар  турында сатучы тарафыннан  алдан кисәтелеп сатылмаган булса, сатучы кулланучының законның 18 статьясында каралган теләсә нинди таләбен үтәргә, шул исәптән товарны да алыштырырга тиеш

фото: https://ru.freepik.com/premium-photo

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев