Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кыярдан хуш исле кетчуп

Кыш айларында икенче ашлар янына бик тәмле ризык булачак.

 

Мондый кетчуп тәмле дә, хуш исле дә була. Кыш банканы ачып җибәрү белән өйгә аның хуш исе тарала. Ул бигрәк тә мантый, пилмән, карабодай ярмасы янына салып ашарга бик тәмле.

Кетчуп әзерләү өчен 2,5 килограмм кыяр, 150 грамм сарымсак, 1 аш кашыгы тоз, ярты стакан шикәр комы, 3 аш кашыгы аш серкәсе, 150 грамм үсемлек мае, укроп, петрушка (теләгән кешегә), кара һәм хуш исле түгәрәк борыч, төрле тәмләткечләр, иттарткычтан чыгарылган яисә блендерда вакланган 3 литр помидор измәсе кирәк булачак.

Тирән казанга помидор измәсен салып, 20 минут кайнатабыз, шуңа тоз, шикәр комы, үсемлек мае кушабыз. Алар кайнап чыгу белән вак кыргычтан яисә кухня комбайны аша чыгарылган кыярны салабыз. Кыярны озынчалап турарга да була.

Әлеге катнашманы 15 минут кайнатабыз. Шуннан яшел тәмләткечләр, борыч, вакланган сарымсак кушып, янә 5 минут чамасы кайнатабыз. Аш серкәсе кушып, яхшылап бутыйбыз һәм кайнап торган кетчупны әзер банкаларга тутырабыз.

Банкалар алдан стерильләштерелгән булырга тиеш. Аларны тимер капкач белән япкач, төреп куябыз. Суынганчы шулай торсын.

https://kiziltan.ru

http://maydan.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X