Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кыйммәтле уку: баланы мәктәпкә әзерләү 15–20 процентка кыйммәтләнгән

Узган ел белән чагыштырганда быел баланы мәктәпкә әзерләү 15–20 процентка кыйммәтләнгән. Укучы мәктәпкә барганда башкалардан ким-хур булмасын өчен, уртача алганда, 10–15 мең сум акча кирәк.

«ВТ» хәбәрчесе әти-әниләрнең 1 сентябрьгә ничек әзерләнгәннәрен белеште.

Берәүләр әле базарга чыгып, бәяләрне генә күзәтеп йөрсә, икенчеләр ул-кызларының букчаларын күптән тутырып куйган инде. Башка елларда әти-әниләрнең бәяләргә әллә ни исе китмәсә дә, быел чыгымнар шактый кесәгә суга, диләр. Тик шул ук вакытта, бала өчен берни дә кызганыч түгел, бары тырышып  укысыннар гына,  дип тә куялар.

Беренче сыйныфка баручылар өчен портфель, кирәкле җыелма бәясе 7,5 мең сум тора. Мәктәп формасы, аяк киеме 20–30 процентка кыйммәтләнгән. Узган ел малайларны мәктәпкә әзерләү кызларга караганда 5 мең сумга арзангарак төшкән. Казандагы «Успех» тегү цехында да бәяләр күтәрелүне кире какмадылар. Директорлары Илсөяр Нәҗмиева белдергәнчә, чикләүләр кертелгәч, бәяләр арткан. Тик бездә башкаларга караганда әйбер арзанрак әле, ди.

– Быел вазгыять җиңел түгел. Без тукыманы Төркиядән кайтартабыз. Күпмегә артканын әлегә санамадык, әмма бәяләр артты. Элек кайтарылган тукымалардан тегелгән киемнәр арзанрак, әлбәттә. Яз көне заказ бирүчеләр отты, бәяләр түбәнрәк иде. Август – бәяләр күтәрелгән чак. Май аенда сарафан 2000–2200 сум торса, хәзер 500–600 сумга кыйммәтрәк. Башка әйберләрдә дә чыгымнар шул чама сизелә. Зуррак сыйныф укучылары өчен мәктәп формасын 3500 сумга алырга була. Итәк, күлмәк өчен өстәмә түләргә кирәк. Төсләрен мәктәпләр үзләре сайлый. Теләккә килгәндә, югары сыйныфта укучы кызларның быел чалбар, озын жакет кияселәре килә, – ди Илсөяр Нәҗмиева.

Акчаны ничек янга калдырырга?

Ләйсән Халикова, финанс киңәшчесе:

– Һәр кешенең – үз акча янчыгы. Мәктәпкә әзерләнүнең төгәл суммасын әйтеп булмый. Кемдер брендлы, кемдер гади кием сайлый. Тик мәктәпкә әзерләнү өчен, ким дигәндә, 10 мең сум кирәк. Моңа форма, уку әйберләре керә. Гаилә ничек кенә бай булмасын, финанс белеменә, чыгымнарны киметергә өйрәнергә тиеш. Бу баланы әйбер, акча кадерен белергә өйрәтәчәк. Беренчедән, нәрсәдер сатып алганчы, булган әйберләрегезне күздән кичереп чыгыгыз. Шуннан соң кирәклеләренең исемлеген төзегез. Әти-әниләрнең балага яхшы булсын дип, ел саен яңа әйбер сатып алуын бер дә хупламыйм. Мәсәлән, яңа пенал. Кыяфәте әйбәт булса, аңа нишләп акча сарыф итәргә? Ел буе йөреп пычранган пеналны яхшылап юып, аңа яңа төс кертергә мөмкин. Гел яңаны алу турында гына уйламагыз. Дәфтәр, каләм ише әйберләрне сезон вакытында күпләп алырга тырышмагыз. Сентябрь якынлашканда, бәяләр 2–3 тапкыр арта. Иртәрәк сатып алсагыз яхшы, бик ашыгыч булмаса, сентябрь ахырын көтегез. Бу вакытта арзанрак булачак. Ташлама күрдем дип капкынга эләгә күрмәгез, бу җәлеп итү чарасы гына булырга мөмкин. Маркетплейслардан куллану популяр хәзер, анда ташламалар да күп. Дәфтәрне генә түгел, киемнәрне дә шуннан сатып алырга була, ошамаса кире кайтара аласыз. Бу акчаны янга калдырырга ярдәм итәчәк. Берәр нәрсә эзләсәгез, башта бәяләрне чагыштырыгыз. Тәкъдимнәр күп, арзанны сайлый алачаксыз. Кыйммәтле әйберне алырга киңәш итмим. Бәя арзан булганда, алмашка берничәне алып куегыз. Гөлләмәне Казанда күмәртәләп сатыла торган чәчәк кибетеннән сатып алырга була. Сыйныф белән җыелышып, укытучыга бер зур гөлләмә бирү ягын да карарга мөмкин.

Балалар киемнәренең уртача бәяләре

Сарафан – 1700–3000

Күлмәк –1600

Итәк –1700

Чалбар –1600–2000

Жилет – 2000

Аяк киеме –800–1500

Ортопедик букча – 4500–5000

Гади букча – 1000–1200

Сәрия Мифтахова

https://vatantat.ru/2022/08/89100/

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X