Заман сулышы

Көзге эшләр хакында онытмагыз!

Киләсе язда, мәсәлән, бакчагызда ташкабак, кәбестә, кыяр, салат үләне һәм аш тәмләткеч сельдерей үстерергә телисез икән,

 

быел көздән алар утыртыласы мәйданга тирес, черемә яисә компост кертеп казып куярга кирәк.

Сыер малы тиресе составында үсемлеккә туклану өчен барлык элементлар да бар. Әмма ат тиресендә азот, фосфор һәм калий тагын да күбрәк. Аны көзен кертеп калдыру файдалырак. Исегездә тотыгыз: ат тиресен туфракка тирән күммиләр. Көздән җир өстенә таратылган ат тиресе язга кадәр таркала һәм микроорганизмнарга яхшы азык булып тора. Бер квадрат метрга 3-4 килограмм ат тиресе яисә 5-8 килограмм сыер тиресе кертергә тәкъдим ителә.

Шул ук вакытта, түтәл казыганда яңа кош тизәге, йорт куяны һәм кәҗә тизәген кертергә ярамый. Алардан башта компост эшләргә кирәк. Гадәттә, көздән әлеге органиканы аскы өлеше кара туфракка тимәслек итеп, кызыл балчык белән тыгызлап тигезләнгән мәйданга өяләр. Соңыннан аның өстен пычкы чүбе, салам белән каплап кую да яхшы. Дым әлеге өем эченә үтеп кермәсен өчен аны полиэтилен белән капларга да онытмагыз.

Кышкы салкында яткан тиресне иртә яшелчә культураларын утыртканда файдаланалар. Әгәр бакча мәйданына черемә җитәрлек күләмдә кертелгән икән, башка төр ашлама кулланмасагыз да ярый.

* * *

Агач кәүсәләрен — гөмбәчекләрдән, мүк һәм корыган кайрылардан, ә ботак очларын кипкән җимешләрдән чистартыгыз. Корыган һәм авыру ботакларны кисеп алыгыз. Яраларын, кайрысы кубарылган агачларны тимер буявы белән буягыз.

Агач һәм куаклардагы кортларны тотар өчен ясалган “билбау”ларны кубарып алыгыз. Бу вакытта инде аларга кышлар өчен күбәләк кортлары кереп урнашкан була. Тирә-юньдәге чүп-чарны җыеп яндырыгыз. Коелган яфраклардан черемә ясагыз.

Кар яуганчы җирне эшкәр­теп калу мәслихәт. Агач һәм куаклар үсә торган җирне ашларга кирәк булыр. Һәр агач төбенә — 4-5 килограмм компост, ә калган җиргә 2-3 килограмм тирәсе черемә кертү яхшы. Өстәвенә 1 квадрат метрга 2 стакан исәбеннән көл сибегез. Кәүсә әйләнә­сендәге җирне 10-15 сантиметр тирәнлегендә казып чыгу төрле корткыч һәм паразитлардан котылырга ярдәм итәр. Казыганнан соң туфракны тигезләмәгез. Шулай иткәндә җир яз көне суны үзенә яхшырак сеңдерәчәк.

Төрле авырулар һәм корткычлардан саклану өчен беренче кыраулардан соң шәрә куакларны һәм агачларны бордо сыекчасы белән эш­кәртергә кирәк. Эремәне кояшлы һәм температура +9 градустан югарырак булган көнне сиптерергә киңәш ителә. Язга агач ботаклары сау-сәламәт килеш сакланачак.

Кәүсәләрнең кибүеннән саклану өчен аларны акшарларга кирәк. Эремә өчен 10 литр суга 2-3 килограмм акбур, 300 грамм бакыр купоросы һәм 1 килограмм үзле балчык алына. Коры көнне әлеге катнашманы тигез катлам итеп агачның тамырларыннан алып беренче ботакларга кадәр сыларга кирәк.

Тамырлары өшемәсен өчен тотрыклы суыклар башланырга 2-3 атна кала җиләк-җимеш бакчасына күп итеп су сибегез. Кышын коры туфракта ныгып бетмәгән кечкенә тамырлар үләргә мөмкин. Ә карлыган һәм крыжовник куаклары астына җылыткыч торф яки 10 сантиметр калынлыгында черемә җәегез, дип яза Кызыл таң.

 

 http://baltaci.ru/news/bakchachylyk/kzge-eshlr-khakynda-onytmagyz

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: