Заман сулышы

Әҗәлдән качам димә: суга бату очракларын ничек киметергә?

Җәйне никадәр генә зарыгып көтеп алсак та, елның-елында хәвеф-хәтәр, фаҗигаләре белән хәтердә уелып кала ул. Табигать бәла-казалары да, борчу-мәшәкате дә никтер аеруча күп була бу чорда. Ни кызганыч, суга бату очраклары да җәйнең алыштыргысыз өлешенә әверелеп бара.

Әҗәлдән качам димә

Ел башыннан бирле Татарстан сулыкларында 17 кешенең гомере өзелгән. Шуларның унысы коену сезоны башлангач вафат булган. Чагыштыру өчен: узган елның шушы чорында республика сулыкларында 23 кешенең гомере өзелгән булган. Быел җәй башлану белән батып үлгән ун кешенең өчесе – балалар.

Балаларның суга батуы турында беренче ачы хәбәрне 17 июнь көнне ишетергә туры килде. Дүрт үсмер, Чаллыдагы «SunDale» комлыгы буйлап йөргәндә, су эчендә урнашкан утраучыкка таба йөзеп барырга уйлыйлар. Әмма икесе анда барып җитә алмый, агып китә. Бәхеткә, аларның берсе йөзеп чыга ала. Икенчесе төпкә бата. Егетнең мәетен ярдан 50 метр ераклыкта табып алалар.

Чирмешән районының Күтәмә авылында яшәүче 9 яшьлек малайга да балыкка киткән җирдән исән-сау әйләнеп кайтырга язмаган. Иптәшләре, шактый озак балык тотканнан соң, өйләренә таралыша. Малай исә утырып кала. Кичке якта аның туганнары чаң суга. Бөтен авыл белән эзләргә керешәләр. Иң элек яр буенда киемнәрен табып алалар. Күтәмә авыл җирлеге хезмәткәре Алена Михляева сүзләренә караганда, кичке якта авылның «Ватсап» төркемендә бала югалу турында хәбәр тарала. Малайны авылдашлары, полиция һәм янгын сүндерү хезмәткәрләре эзләргә чыга.

«Ирләр колгалар белән елга төбенә төртә-төртә эзләде. Ике сәгать буе эзләүнең нәтиҗәсе булмады. Авылыбыз егете баланың гәүдәсен ярдан бер метр ераклыкта 1 метр тирәнлектән табып алды. Ул вакытта коткаручылар килеп җиткән иде инде. Су коенырга теләгән, күрәсең. Аның мәетен судан чыгарулары әле дә күз алдымда. 9 яшьлек сабый бит ул. Бик зур кайгы. Бу хәсрәттән әле дә айный алмыйбыз», – ди Алена Михляева.

Белдерү элеп котыла

Татарстанның кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов фикеренчә, балаларның суга батуында иң беренче чиратта ата-аналар үзләре гаепле. «Судагы фаҗигаләрнең барысы да ата-ананың балага игътибар итмәве, аларның ни теләсә, шуны эшләп йөрүе аркасында килеп чыккан. Шуңа күрә ата-аналарга тагын бер кат мөрәҗәгать итәсем килә: балаларны су янына үзләрен генә җибәрмәгез. Үз башларына үзләре хуҗа булып йөрмәсеннәр. Алар мәктәп яны, сәламәтләндерү лагерьларында яки туганнары, якыннары карамагында ял итәргә тиеш», – ди белгеч.

Юрий Венедиктов сүзләренә караганда, сезон башланганнан бирле теркәлгән батып үлү очраклары, нигездә, суда кешенең хәле авыраю, рөхсәт ителмәгән урыннарда су коену аркасында килеп чыккан. Рәсми саннарга күз салсак, бүген республикада 50 комлык исәпләнә. Әмма бүген шуларның 34е генә эшли. Шуларның 24е – Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләрендә, Зәй, Лениногорск, Бөгелмә, Алексеевск, Яшел Үзән, Лаеш, Тәтеш, Яңа Чишмә, Кама Тамагы, Апас һәм Спас районнарында, калган сигезе ял базаларында эшли. Венедиктов сүзләренә караганда, быел республика районнарына яңа комлык төзү һәм төзекләндерү өчен барлыгы 24 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Әмма бу акчаны тиешле максатта тоткан районнар саны бармак белән генә санарлык. Әйтик, Әлки, Актаныш, Әтнә, Балтач, Теләче, Кайбыч, Менделеевск, Чүпрәле, Питрәч, Сарман, Саба, Чирмешән районнарында андый комлыклар бөтенләй юк.

– Республиканың ун районындагы комлыкларда әле дә коткару постлары булдырылмаган. Лениногорск районындагы Менделеев урамы буендагы инеш янында, башкаланың Гаврилов урамындагы комлыкта да юк алар. Төпченә башласаң, килешү төзеп булмый, комлык ачу өчен урын юк кебек һаман да шул бер үк сәбәпне ишетәсең. Болар бар да – район дәрәҗәсендә хәл итеп булырлык мәсьәләләр бит. Халыкның ял итү урыннарын тәртипкә китерәсе урынга, «Су коену тыела» дигән такта-белдерү элеп куялар да шуның белән шул, – ди Юрий Венедиктов.

Татарстанның кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиянең чираттагы утырышында Татарстан Премьер-министры урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллинга бу уңайдан мөрәҗәгать белән дә чыкты. Аерым алганда, комлыклар булдыруга бүлеп бирелгән акчаның вакытында һәм максатчан рәвештә файдаланылуын контрольгә алуны сорады ул.

 Суга батучыны коткарганда истә тотарга кирәкле киңәшләр

– Еш кына суга батучы, куркудан, үзе дә сизмәстән, коткаручыны да үзе белән су астына өстери башлый. Шуңа күрә ул сиңа ябышмасын өчен, батучыны арткы яктан, иң яхшысы чәченнән эләктереп алырга кирәк.

– Суга батучы сиңа ябышкан очракта, «тозак»тан ычкыну өчен, батучы белән бергә суга чумарга кирәк. Бу очракта ул, су өстендә калырга теләп, коткаручысын җибәрәчәк. Батучы төпкә төшеп киткән булса, коткаручы, суга чумып, батучының кулыннан, култык астыннан яисә чәчләреннән эләктерергә һәм, су төбеннән ныклап этенеп, аяклар һәм буш кул белән эшләп, су өстенә йөзеп чыгарга тырышырга тиеш.

– Ярга чыккач, суга батучыга беренче ярдәм күрсәтелә. Зыян күрүче аңында булса, йөрәк тибеше тоемланса, аны, башы түбәндә булырлык итеп, каты коры урынга яткырырга кирәк. Аннары аның өс киемнәрен салдырып, тәнен кул яисә коры сөлге белән яхшылап ышкырга. Кайнар эчемлек биреп, җылы одеялга төрергә дә онытмагыз.

– Зыян күрүче аңында булмаса, әмма пульсы һәм сулышы сизелгән очракта, башын артка җибәреп, аскы теш казналыгын тартып, башы аска төшеп торырлык итеп яткырырга һәм бармак белән авыз эчен чистартырга, тәнен корытып сөртергә һәм җылытырга кирәк.

– Аңында булмаган, сулышы сизелмәгән кешенең иң элек сулыш юлларынна суны чыгарырга тиешбез. Моның өчен ярдәм күрсәтүче зыян күрүчене эче белән үзенең тездән бөгелгән аягы өстенә куя, бер кулы белән калак сөякләре арасына баса, икенче кулы белән, маңгаеннан тотып, башын күтәрә. Бу хәрәкәтләр 10–15 секундтан артмаска тиеш. Аннары судан чыгарылган кешегә тиз арада ясалма сулыш алдырырга кирәк. Сулыш һәм йөрәк тибеше булмаганда, ясалма сулыш алдыруны йөрәккә массаж белән аралаштыру мөһим.

– Беренче ярдәм күрсәткәннән соң, суга батучыны кичекмәстән хастаханәгә озатырга кирәк.

Динә Гыйлаҗиева

Рамия Гарифуллина фотосы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: