Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорсикида хуҗасыз этләр проблемасы бар

Рашат Әхмәтов, район дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы: -Хуҗасыз этләрнең артуына китергән сәбәпләр берничә алар. Менә бер очрак: әти-әни баласы бик сорагач, эт ала, тик берничә айдан ул туйдыра, аны карауның мәшәкатьле булуы ачыклана һәм эт урамда кала. Нишләсен, чүплектән азык эзләп, яшәү өчен көрәшә. Эт, яисә мәчеләрне кая илтәргә белмәгән...

Рашат Әхмәтов, район дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы:

-Хуҗасыз этләрнең артуына китергән сәбәпләр берничә алар. Менә бер очрак: әти-әни баласы бик сорагач, эт ала, тик берничә айдан ул туйдыра, аны карауның мәшәкатьле булуы ачыклана һәм эт урамда кала. Нишләсен, чүплектән азык эзләп, яшәү өчен көрәшә. Эт, яисә мәчеләрне кая илтәргә белмәгән очракларда, безнең ветеринария берләшмәсенә шалтыратыгыз. Аны вакытлыча үзебезгә алып, кирәк булганда, дәвалап, яхшы кулларга тапшырабыз. Ә сораучылар бар, бигрәк тә токымлы эт-мәчеләрне.

Икенче проблема - кайбер кешеләр йорт тирәләрендә хуҗасыз эт-мәчеләрне ашата. Мин ашатмагыз дип әйтмим, тик бу урынның авыру тарату урыны булачагын гына истән чыгармагыз. Өй тирәсендә балалар уйный, кешеләр йөри. Ә хуҗасыз этләрнең тагын кайларда йөрүен белеп тә бетермибез: урман паркына да бара, урманда да була алар, анда төлке белән дә очрашырга мөмкин. Шуңа кешеләргә хуҗасыз эт-мәчеләрне йорт тирәләренә ияләштермәскә тырышыгыз, дип мөрәҗәгать итәм.

Аннан шундый хәл булырга мөмкин: кешенең, мәсәлән, эте чирләп китә, ә дәваларга мөмкинлеге юк. Бу очракта ул гариза язып безгә мөрәҗәгать итә ала. Без дәвалыйбыз, кирәксә стерилизовать итәбез, яисә кастрация ясыйбыз. Әгәр ул кешегә кирәкмәсә, башка хуҗа табабыз.

Ә өендә эт, яисә мәче тотучы аның өчен җаваплылык тоярга һәм эт һәм мәче тотуның барлык кагыйдәләрен төгәл итәргә тиеш.

Ярдәм кирәккәндә мөрәҗәгать итү өчен телефоннар:

2- 70-04

3-42-73 (Шөгер)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев