Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск хуҗабикәләре, итле пирог пешереп карагыз

Камыр өчен: 200 г маргарин 200 мл кефир яки каймак ярты чәй кашыгы сода 1 йомырка он Эчлек: 200 г чи ит 3-4 бәрәңге 4-5 суган тоз, борыч Маргаринны угычтан үткәрергә һәм валчыклар барлыкка килгәнче он белән уарга. Кефир яки каймак, чәй содасы һәм йомырка салырга. Барысын бергә яхшылап болгатырга,...

Камыр өчен:
200 г маргарин
200 мл кефир яки каймак
ярты чәй кашыгы сода
1 йомырка
он
Эчлек:
200 г чи ит
3-4 бәрәңге
4-5 суган
тоз, борыч
Маргаринны угычтан үткәрергә һәм валчыклар барлыкка килгәнче он белән уарга. Кефир яки каймак, чәй содасы һәм йомырка салырга. Барысын бергә яхшылап болгатырга, камыр каты булырга тиеш. Камырны ике өлешкә бүләргә. Бер өлешен җәеп, майланган табага салырга.
Эчлек өчен итне юка саламлап, бәрәңгене шакмаклап, суганны вак итеп турарга. Җәем өстенә эчлекне катламлап салырга: бәрәңге, суган, ит. Пирогны икенче җәем белән каплап, кырыйларын бөгәргә. Духовкада 1,5 сәгать тирәсе пешерергә.
https://vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X