Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Лениногорск-информ" филиалы Җиңү бәйрәменә багышланган проектка старт бирә

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы якынлаша. Шул уңайдан “ТАТМЕДИА” җәмгыятенең “Лениногорск-информ” филиалы шәһәр һәм район халкына “Хәтерләсеннәр” дигән проект тәкъдим итә.


Анда катнашу өчен Бөек Ватан сугышында катнашкан яисә тыл хезмәтчәне булган туганыгыз яки якын кешегез турында язып җибәрергә кирәк. Бәлки сездә сугыш елларының гаилә ядкаре сакланадыр, аның хакта мәгълүмат бирү дә бик әһәмиятле булачак. Архив документлары һәм фотолар юлласагыз да ярый, әлбәттә, алар кире кайтарылачак.


Язмалар ике телдә: татар һәм рус телендә кабул ителә. Мәкаләр “Заман сулышы” һәм “Лениногорские вести” газетларында басылачак.


Иҗат җимешләрегезне: zaveti@mail.ru, zaman5@yandex.ru электрон почталарына җибәрә аласыз.


Шулай ук «Үлемсез полк» акциясен онлайн форматта, газет битләрендә уздырыйк. Моның өчен Бөек Ватан сугышында катнашучы турында кыскача, исем-фамилиясен, кайда хезмәт итүен, сугышчан юлын, булса – хәрби бүләкләре турында язып җибәрергә кирәк. Фотосы белән бергә әлбәттә. 


Язмалар шулай ук ике телдә кабул ителә.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев