19 апрель 2020 яңалыклары
-
«Күршемдә коронавирус»: Әлмәттә яшәүче кыз күршедән үч алу өчен ашыгыч ярдәм чакыра
Пенсионер хатын үзе дә күршедә яшәүче яшь кыздан зарланып, полициягә мөрәҗәгать иткән булган.
-
Татарстанда кибеттә һәм җәмәгать транспортында битлек кимичә йөрү тыела
20 апрельдән башлап Татарстан кешеләре кибеттә һәм җәмәгать транспортында медицина битлеге яки респиратор киеп йөрергә тиеш. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин шул хактагы карарны имзалады. Әлеге документ Татарстан Хөкүмәте сайтында чыкты.
-
Татарстанда Covid-19 йоктыруның 31 яңа очрагы расланды
Татарстанда бер тәүлектә инфекция йоктыруның 31 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
-
Табиб-гастроэнтеролог Шамил Галиев: «Ураза алдыннан су гына эчеп тору зарарлы»
Рамазан аеның утыз көнлек уразасы җитәргә дә озак калмады. Аңа ничек әзерләнергә, ач торуның зыяны юкмы, ул кемнәргә ярый, кемнәргә тыела?
-
Әлфия ханым Мостафинаның бер көне дә бушка узмый: ясый, чигә
Лениногорск районы талантлы, күркәм шәхесләргә бай. Шуларның берсе – Әлфия Мостафина.
-
"Лениногорск-информ" филиалы Җиңү бәйрәменә багышланган проектка старт бирә
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы якынлаша. Шул уңайдан “ТАТМЕДИА” җәмгыятенең “Лениногорск-информ” филиалы шәһәр һәм район халкына “Хәтерләсеннәр” дигән проект тәкъдим итә.