Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск картлар һәм инвалидлар интернат-йортына нефтьчеләр кер киптерә торган машина алып биргән

- Ярдәм бик вакытлы килеп җитте, - дип сөйли Лениногорск картлар һәм инвалидлар интернат-йорты директоры Рәмис Галиев.


Биредә декабрь аенда “Татнефть” җәмгыяте ярдәмендә керләр киптерү өчен машина алдылар. Яңа һәм учреждениегә бик тә кирәкле булган аппарат инвалидлар декадасы кысаларында барлыкка килде.

Рәмис Миннәхмәтович әлеге интернат-йорт белән күптән түгел генә җитәкчелек итә башлады. Эшкә алынуга учреждениенең проблемаларын хәл итүгә тотынды. Өч мөһим мәсьәлә көн кадагында тора иде: ашханәгә табак-савыт юа торган яңа машина алу, антитеррор стндартлары кысаларында, территориягә керер алдыннан автомат капкалар урнаштыру һәм кер киптерү өчен яңа машина булдыру.

“Безнең интернат-йортта 80 кеше яши. Һәрбер кешенең урын-җир керләре һәм шәхси әйберләре бар, аларны даими рәвештә алыштырып торырга кирәк. Кер юу бүлмәсе һәркөнне эшли. Анда 3 кер юу машинасы куелган. Әгәр гомумиләштереп карасак, тәүлегенә якынча 30 килограмм кер юу күләме була. Бездә булган аппарат 8 килограммны гына сыйдыра ала. Җәен урамда, махсус мәйданчыкта киптерә иделәр, ә менә кышын юеш керләрне саунага куярга туры килде. Шунлыктан беренче чиратта, әлеге сорауны хәл итәргә кирәк иде”, - дип сөйли Рәмис Галиев.

Әлеге сорау белән учреждение директоры Татарстан Дәүләт Советы депутатына, “Бердәм Россия” партиясенә һәм картлар һәм  инвалидлар интернат-йортының күзәтчелек советы рәисе Рамил Төхвәтуллинга гражданнарны кабул итү вакытында октябрь аенда мөрәҗәгать итә.

Депутат “Татнефть” ярдәме ризалыгын алган. Компаниядә әлеге мөрәҗәгатьне уңай кабул иткәннәр, чөнки, белүебезчә, халыкның социаль төркемнәренә һәм төбәкнең халкына  булышлык күрсәтү “Татнефть”нең төп принцибы булып тора. Шуннан соң озак та көттермәгән, кер киптерү машинасы учреждениегә кайтып утырган.

“Татнефть”кә бик зур рәхмәт. Хәзер без барлык юган керләрне дә киптерә алабыз. Каядыр куярга, эләргә дә кирәкми. Тулысынча диярлек кипкән керләрне үтүкләп, шкафларга гына куярга гына кала”, - ди директор, шатлыгы белән уртаклашып.

 

Анастасия Петрова

 Сергей Трусов фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев