Лениногорск кошчылык фабрикасында хәзерге вакытта нинди ситуация?
Әлегә Лениногорск районында кош гриппы сәбәпле кертелгән карантин дәвам итә. Бу хакта Лениногорск дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Рашат Әхмәтов белән сөйләштек.
Карантин Татарстан Рәисе Р.Миңнеханов Карары белән 29 августта кертелде. Исегезгә төшерәбез: Лениногорск кошчылык фабрикасында 25 августта кош гриппы ачыкланды. Шуннан соң мондагы барлык кош-корт фабрикадан алына һәм юк ителә. 213 меңнән артык тавык юк ителгән.
“Бүгенге көндә Лениногорск кошчылык фабрикасында биналарны ике катлы дезинфекция, санитар чистарту эшләре бара. Хәтта территориядәге үләннәр, куаклыклар да дезинфекцияләнә. Барлык чистарту эшләре тәмамлангач, карантин гамәлдән чыгарылгач, кошчылык фабрикасы эшчәнлеген дәвам итәр өчен рөхсәт алачак”, - ди баш ветеринар Рашат Әхмәтов.
Кошчылык фабрикасына зыян күргән өчен компенсация түләү буенча барлык документлар әзерләнгән. Аларны юристлар тикшерә. Аннары бу мәсьәлә республика җитәкчелеге һәм тиешле ведомстволар дәрәҗәсендә каралачак. Кошчылык фабрикасының уңай гына эшләп китәчәгенә ышанып калабыз, монда бит эш урыннары да, продукция җитештерү дә.
Лениногорск кошчылык фабрикасында ачыкланган кош гриппы шул территориядәге йортларда кош-корт асраучы хуҗалыкларны да нык борчуга салды. Чөнки кош гриппы ачыкланган территориядән 5 км радиустагы зона – куркыныч зонага керә.
Безнең районда куркыныч зонага тулысы белән Лениногорск, Тимәш, Савочкино, Вәли хуторы керде. Әлеге территорияләрдә шәхси хуҗалыклар буенча тикшерүләр узды.
“Тикшерү башланганчы, күп кенә кош-кортлар эшкәртелгән иде инде. Хуҗалыклардан 177 баш кош-корт алынды. Аларның хуҗаларына компенсация түләнәчәк. Барлык документлар әзерләнгән һәм Татарстан Баш дәүләт ветеринария идарәсенә җибәрелгән. Аннары алар республика Авыл хуҗалыгы министрлыгында каралачак”, - дип аңлатты Рашат Әхмәтов.
Лениногорск кошчылык фабрикасы йомырка җитештерү буенча эшли иде. Аның продукциясе Татарстан, Башкортстан, Мәскәү өлкәсенә дә реализацияләнгән. Йомыркалар сату нокталарыннан алынган һәм саклауга куелган. Пробалар махсус лабораториягә тикшерүгә җибәрелгән.
Рашат Әхмәтов әйтүенчә, продукция чиста, тик шулай да Россия авыл хуҗалыгы министрлыгының 158нче приказы нигезендә, инкубация чорында алынган продукция юк ителергә тиешле. “400 меңгә якын йомырка юк ителде”, - ди Рашат Әхмәтов.
Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының боерыгы буенча, инфекция чыккан зонадан соңгы кош-корт алынганнан соң һәм әлеге зонада барлык ветеринар-санитар чаралар тулы күләмдә үтәлгәннән соң 21 көннән соң карантин алына. Аннары документлар әзерләнә һәм Татарстан Рәисенең тиешле Карары чыккач, карантин гамәлдән чыгарылачак.
Баш ветеринар табиб сүзләренчә, карантин чаралары вакытында куркыныч зона территориясендә кошлар сату һәм сатып алу тыела. Шулай ук авыл хуҗалыгы ярминкәләре дә үткәреп булмый. Барысы да яхшы гына барса, Лениногорскида ярминкәләр октябрь аенда гына башланыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев