Лениногорск кызы Американы гизеп кайткан (фотолар)
Хәзерге заман студентларына мөмкинлекләр зур: алар уку-укыту программасы буенча чит илгә дә барып кайта. Дөрес, моның өчен эзләнергә, юлын табарга, мөмкинлегең булырга һәм әрсезлегең дә кирәк. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының IV курсында укучы Эльвира Галимова әнә шулай эшләгән дә. Американы гизеп кайткан кызның хис-кичерешләре нинди? - Эльвира, җиңел генә эләктең...
Хәзерге заман студентларына мөмкинлекләр зур: алар уку-укыту программасы буенча чит илгә дә барып кайта. Дөрес, моның өчен эзләнергә, юлын табарга, мөмкинлегең булырга һәм әрсезлегең дә кирәк. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының IV курсында укучы Эльвира Галимова әнә шулай эшләгән дә. Американы гизеп кайткан кызның хис-кичерешләре нинди?
- Эльвира, җиңел генә эләктең түгелме анда?
- Work and Travel (эшлә һәм сәяхәт ит) программасы турында ишетеп белә идем. Дуслардан сораштырдым, интернет форумнарда, төрле очрашуларда мәгълүмат җыйдым да ЦМОга (Халыкара алышу үзәге) барып, килешү төзедем. Бу программа - студентлар өчен чит илне күрергә менә дигән мөмкинлек ул, минемчә. 18-23 яшьтә булган һәм югары уку йортында укыган һәрберсе Америкага бара ала. Әлбәттә, беренче чиратта, инглиз телен белергә кирәк.
- Яныңда иптәшең бар идеме?
- Башта әллә курстан берүзем генә барам инде, дип шөбһәләнгән идем, ләкин үзәк ишеге янында бер курста укучы Лилия белән очраштык, димәк, йолдызлар бергә барырга юрый, дип көлештек.
- Кайчан юлга кузгалдыгыз?
- Билетларны алдан 19 майга самолетка алдык. Ул көнне бит әле туган көнем дә иде. Быел туган көнем 24 сәгать урынына 31 булды. Һәм аны өч урында үткәрдем: Казан-Мәскәү-Нью-Йорк.
- Америкада нәрсә эшләдең?
- Нью-Йоркка килеп төшкәч, икенче көнне Мэриленд штатына юл тоттык: безнең эш урыны Балтимор шәһәрендә иде. Бассейнда коткаручы булып эшләдек (Америкада әлеге һөнәр бик популяр һәм кирәкле, һәрбер пляж-бассейнда коткаручы булу мәҗбүри). Монда 1 атна буена тренинглар үттек: кешеләрне судан тартып чыгарырга, беренче ярдәм күрсәтергә, суны төрле химикатлар булуына тикшерергә өйрәндек.
- Инглиз телен белсәң дә, аралашу авыррак, сөйләм теле икенче төрле диләр бит?
- АКШтагы беренче 4-5 көн авыррак булды, чөнки кая карама - барысы да инглизчә сөйләшә. Әйе, телне ничек кенә яхшы белсәң дә, аңлашуы җиңел түгел, чөнки тиз-тиз сөйлиләр, диалектлар... Ләкин яңа урын, яңа кешеләр белән танышу һәрвакыт кызык, шуңа да тиз күнектек.
- Сезгә карата мөнәсәбәт ничек булды?
- Америкалылар безне бик җылы каршы алды, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер иделәр. Россия студентларын бик яраттылар. Без эшләгән компаниядә тагын кырыклап чит ил студенты бар иде. Ә студентлар күп, Россиянең төрле почмакларыннан җыелган: Казан, Уфа, Санкт-Петербург, Калининград, Якутия, Ижевск, башка илләрдән Азәрбәйҗан, Литва, Украина, Белоруссия.
- Гел эшләп кенә тормагансыздыр?
- Дүшәмбе ял көне санала иде һәм без дуслар белән төрле матур җирләргә сәяхәт иттек: Балтимор шәһәренең крабкейкларын (краб итеннән пешерелгән кечкенә пирог) татып карадык, Вашингтонның Ак йортын күрдек, Нью Джерси штатына барып илдәге иң биек (132метр) Американский горкада йөреп, кычкыра-кычкыра тавышны югалттык, Оушен-Ситига барып океанда су кердек, Ниагара шарлавыгын күрдек, елгасында йөздек. Нью-Йоркка кабат барып 3 көн буена шәһәрне аркылыга-буйга йөреп чыктык. Анда күргәннәрне, матурлыкны сөйләп бетергесез! Өч иң биек небоскребка менеп, шәһәргә сокландык (Рокфеллер - 70 катлы, Эмпайр -102, Уан Ворлд Трейд центр -104катлы).
- Эшләгән өчен акча түләделәрме?
- Әйе, сәгать санына карап түлиләр. Күпмерәк дисезме? Чагыштырып карасаң, сәгать ярым эшләсәң, шушы акчага кафеда туйганчы ашый аласың. Тагын бер мисал: 5 сәгать өчен без Балтимордан Чикагога самолет билетлары алдык, ташламалар белән әлбәттә.
Тулы вариантын «Заман сулышының» 14 октябрь санында укыгыз
Розалия Мостафина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев