Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск музеена кул эше осталары җыелды (ФОТОЛАР)

Бүген Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музеенда кул эше осталары мастер-класслар күрсәтте. Әлеге чара "Татарстанда музейлар язы" акциясе кысаларында оештырылды. Акция 21 апрельдән башланды, 26сына кадәр дәвам итәчәк. Туган якны өйрәнү музеенда өч төрле кул эше буенча мастер-класслар күрсәтелде. Балчыктан фигуралар ясадылар, тукымалардан курчак тектеләр, Пасха бәйрәменә йомыркаларны бизәделәр. Осталар -...

Бүген Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музеенда кул эше осталары мастер-класслар күрсәтте.

Әлеге чара "Татарстанда музейлар язы" акциясе кысаларында оештырылды. Акция 21 апрельдән башланды, 26сына кадәр дәвам итәчәк.

Туган якны өйрәнү музеенда өч төрле кул эше буенча мастер-класслар күрсәтелде. Балчыктан фигуралар ясадылар, тукымалардан курчак тектеләр, Пасха бәйрәменә йомыркаларны бизәделәр. Осталар - Балалар иҗат йорты һәм рәсем сәнгате мәктәбе укучылары иде. Ә өйрәнергә дип килүчеләр 6нчы мәктәп укучылары, шулай ук теләгән һәркем катнаша алды.

Өч өстәл янында утырып, мастердан дәрес алучылар бик тырыш булып чыкты, барысы да эшли белгән, нәрсәдер булдырган кулларына куанды.

Автор фотолары.

Розалия Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев