Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск нефть техникумы студентларының туристик слеты узды

Лениногорск нефть техникумында студентларның туристик слеты узды, анда I курсларның 14 командасы катнашты. Туристик слет табигатьтә ял итү генә түгел, ул командалар ярышы да. Катнашучылар һәм төркем җитәкчеләре слетка иҗади якын килделәр, һәрбер командага исем куелды, девиз, эмблемасын уйладылар, бер төрле киемнәр киделәр. Слет үткәрү урыны итеп шәһәрнең Урман паркы...

Лениногорск нефть техникумында студентларның туристик слеты узды, анда I курсларның 14 командасы катнашты.

Туристик слет табигатьтә ял итү генә түгел, ул командалар ярышы да. Катнашучылар һәм төркем җитәкчеләре слетка иҗади якын килделәр, һәрбер командага исем куелды, девиз, эмблемасын уйладылар, бер төрле киемнәр киделәр.

Слет үткәрү урыны итеп шәһәрнең Урман паркы зонасы сайланды. Монда килгәч, беренче эш итеп, командалар үзләренең урнашу урынын ясарга тиеш иде. Алар тиз генә палаткалар тезеп куйды, учак ягу һәм азык-төлек саклау, чүп-чар өчен урын ясадылар. Бу бивуак дип атала, ул җайлы һәм уңайлы гына килеп чыкты.
Бард җырлары конкурсы шулай ук күңелле үтте. Студентлар гитарада уйнап җырлады, музыкаль ринг та оештырдылар. Көн дәвамында егет-кызлар бер-берсе белән аралашып, күтәренке кәеф алдылар.
Конкурска йомгак ясау - туристик слетны ябу иде. Һәрбер команда үз номинациясендә җиңүче булды. Гомумкоманда зачетында исә ЭКС-2-14 төркеменең "Дружные ребята" командасына тиңнәр булмады. Икенче урында М-14 төркеме, өченчедә - ЭП-1-14 төркеменең "220 вольт" командасы.
Бу тема турында тулырак "Заман сулышы" газетының 45 нче номер саныннан укый аласыз.
Галина Асылгәрәева,
I курс бүлекчәсе мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: слет