Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск нефть техникумын 50 ел элек тәмамлаучылар очрашты

Лениногорск нефть техникумын 1972 елда тәмамлап чыкан студентлар 50 ел узгач, янәдән бергә очраштылар.

 

Моннан 50 ел элек техникумны тәмамлаганда яшьлек дәрте кайнап торган кыз-егетләр хәзер инде олы яшьтә, тормыш юлында зур уңышларга ирешкәннәр, шулай да 70 яшьлекләр димәссең, күңелләре һаман да яшь, көр күңеллеләр. Көлешеп, бер-берсен шаяртып студент чакларны искә алдылар.

Әлеге А1-68 төркеме “Магистраль нефть-газ үткәргечләре автоматизациясе һәм телемеханизациясе” белгечлеге буенча укып чыккан, аларның төркеме     нефть техникумының алтынчы чыгарылышы була.

Нефть техникумында җитәкчелек исеменнән аларны техникум директоры урынбасары Наилә Багманова каршы алды. “Үзегез укып чыкан, олы тормышка юллама биргән уку йортын онытмыйча, 50 елдан соң бергә очрашуыгыз – шатлыклы күренеш”, - диде ул.
Элеккеге студентлар өчен техникум буенча экскурсия үткәрделәр, аудиторияләрне, лабораторияләрне, остаханәләрне, спорт һәм акт залларын күрсәттеләр. Әлбәттә, нефть техникумында гаять күп үзгәрешләр булган. “Без техникумга 1968 елда укырга кердек. Ул чакта техникум укулар алып бару өчен өч баракта урнашкан иде. Беренче һәм икенче биналар Донской урамында (хәзерге Гагарин), өченче бина Куйбышев урамында урнашкан иде. Без дәресләргә бер бинадан икенчесенә чабып йөрдек. Ә бер елдан соң хәзерге нефть техникумы урынында яңа корпус ачылды. Техникумны тәмамлагач, моңсу да булды безгә, уку йорты безнең өчен кадерле иде”, - дип сөйли әлеге очрашуны оештыручы, А1-68 төркеме старостасы Энәс Вәлиев.

Техникум буенча экскурсия уздырганда, хәзерге вакытта 11 белгечлек буенча укырга мөмкин. Энәс Вәлиев әйтүенчә, ул чакта, алар укыганда 4 белгечлек буенча гына әзерләгәннәр: автоматчиклар, электрчылар, механиклар, геофизиклар. Техникумны тәмамлап чыгучыларның күбесе җитәкче вазифаларында эшләгән, Россия нефть-газ тармагы үсешенә өлеш керткәннәр, хөкүмәт бүләкләренә ияләр.

“1972 елда бөтен Советлар Союзы буенча – нефть промышленносте министрлыгы производстволарына бүлделәр безне, - дип сөйли “Энергоавтоматика” уку үзәге директоры Мохтар Мөслихов. -  Производствога җайлы гына кереп китеп эшләдек, һәрберебез нефть-газ тармагы телемеханизациясе һәм автоматизациясенә өлеш кертте. Безнең арада рационализаторлар, уйлап табучылар да, дәүләт идарәсе системасында эшләүчеләр дә бар, шул ук вакытта җәмгыять тормышында да актив катнаштык”, - ди Мохтар Мөслихов.

 “Төрле еллардагы чыгарылышларга мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсе килә: техникум белән элемтә өзелмәсен. Ә хәзерге студентлар яхшы һөнәр алып, уңышлы гына эшләсеннәр”, - ди Энәс Кавыевич.

 

Язманы тулырак "Заман сулышы"нда ьомга санында укый аласыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев