Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск политехник колледжы конкурсантлары Татарстан җыелма командасы медальләренә өлеш кертте

Татарстан җыелма командасы инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс-2020» VI Милли чемпионатында икенче урын яулады.

Финал ярышлары нәтиҗәләре  буенча республика командасы 84 медаль алды: 19 алтын, 19 көмеш һәм 46 бронза.

“Абилимпикс”ның төбәк чемпионаты колледж базасында узган иде. Чемпионатның йомгаклау этабы Мәскәүдә узды. Анда Лениногорск политехник колледждан катнашучылар бар иде. Шунысы куанычлы, нәкъ менә Лениногорск политехник колледжы  конкурсантлары Татарстан Республикасы җыелма командасында катнашучыларның гомуми медальләр копилкасына үз өлешләрен керттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев