Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск полицейскийлары битлек-перчатка режимын үтәү буенча рейдлар үткәрә

Татарстан Министрлар Кабинеты карары нигезендә, 12 майдан республика халкы, шул исәптән лениногорскилылар җәмәгать транспортында, таксида, шулай ук кибетләрдә битлек һәм перчаткалар кияргә тиеш.

 

Ягулык салу станцияләрендә, парк, скверларда, урамда, вокзалда яки стадионда, шулай ук лифтларда һәм йорт подъездларында, чәчтарашханәләрдә, автомастерскойларда битлек яки респиратор гына кияргә була, тик аларны һичшиксез кияргә кирәк.

Әлеге карарның үтәлешен бездә Лениногорск хокук сакчылары тикшерә. Маскасыз очраткан кешеләр белән беренче тапкыр профилактик әңгәмә үткәрәләр, аларның мәгълүматларын язып алалар һәм кисәтү ясыйлар. Икенче тапкыр маскасыз килеш күрсәләр, бу вакытта штраф салачаклар. Барлык административ беркетмәләр, материаллар шәһәр судына җибәрелә, анда эш карала һәм карар кабул ителә.

Сату нокталарында, кибетләрдә полиция хезмәткәрләре шулай ук контрольлек итә. Кибетчеләр маска, перчатка, дезинфекцияләүче чаралар белән тәэмин ителергә тиеш.

 Кибетләрдә сатып алучылар арасында дистанциянең тамгасы булырга, шулай ук журнал алып барылырга тиеш. Әгәр нинди дә булса хокук бозулар ачыкланса, шәхси эшмәкәрләргә яки сәүдә объектлары җитәкчеләренә карата административ материал төзелә, ул шулай ук шәһәр судына тапшырыла.

Полиция хезмәткәрләре тарафыннан битлек-перчатка режимын үтәү буенча рейд чаралары тәүлек әйләнәсе үткәрелә.

 

Фото: Эчке эшләр бүлегеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев