Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәеновка Рәхмәт хаты тапшырылды

Казанда "Ел җитәкчесе-2014" республика иҗтимагый конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстаннан Дәүләт Думасы депутатлары һәм башка өлкә җитәкчеләре катнашты. Тантанага килүчеләре сәламләп, Рөстәм Миңнеханов: "Конкурс ундүртенче мәртәбә уздырыла, һәм без бу традицияне дәвам итәргә...

Казанда "Ел җитәкчесе-2014" республика иҗтимагый конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстаннан Дәүләт Думасы депутатлары һәм башка өлкә җитәкчеләре катнашты.

Тантанага килүчеләре сәламләп, Рөстәм Миңнеханов: "Конкурс ундүртенче мәртәбә уздырыла, һәм без бу традицияне дәвам итәргә тиеш, - дип белдерде. - Татарстанда мактауга лаек җитәкчеләр бик күп, әмма бүген монда яхшылардан яхшылары җыелган", - дип ассызыклады Татарстан Президенты. Ул премия лауреатларына һәм аларның коллективларына һөнәри осталыклары өчен рәхмәт белдерде.
Шулай ук тантана кысаларында Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фонды Хәйриячеләр китабының 5 томы һәм рәхмәт хатлары да бирелде. Әлеге бүләк ияләренең берсе - Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов. Аларны ТР Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Президент