Заман сулышы

Лениногорск районы Федотовка авылында халык җыены

Авылның киләчәгенә битараф булмаган кеше җыенга килми калмый, дип уйлыйм мин. Федотовка мәдәният йортына да ул көнне иң активлар җыелган иде. Авыл җирлеге башлыгы Валентина Павлова чыгышыннан күренгәнчә, авылдагы 220 йортта 423 кеше яши. Шуларның 107се мал-туар асрый, 23 савым сыеры бар. Мөгезле эре терлек, сарык-кәҗә, кош-корт, умарта асрау да...

Авылның киләчәгенә битараф булмаган кеше җыенга килми калмый, дип уйлыйм мин. Федотовка мәдәният йортына да ул көнне иң активлар җыелган иде.
Авыл җирлеге башлыгы Валентина Павлова чыгышыннан күренгәнчә, авылдагы 220 йортта 423 кеше яши. Шуларның 107се мал-туар асрый, 23 савым сыеры бар. Мөгезле эре терлек, сарык-кәҗә, кош-корт, умарта асрау да биредә яшәүче халыкның уңганлыгын күрсәтеп тора. Ел дәвамында 2 сабый дөньяга килгән, тагын дүрт-бишләп сабый туасын көтәләр. Авылда мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, азык-төлек, көнкүреш кирәк-яраклары сата торган кибет бар. 2013 елда авылдагы 4 шәхси хуҗалык 710 мең сумлык кредит алган.
Быел авылның экологик хәлен тотрыкландыру буенча шактый эш башкарылган. Җир кардан ачылу белән, чүп-чарны җыйганнар, һәрдаим экологик өмә үткәреп торалар. Башка авыллардагы кебек үк биредә дә, чүп мәсьәләсе «чүп» дәрәҗәсендә генә түгел. Авылда яшәүчеләрнең кайберләре көнкүреш калдыкларын, чүпне чишмә башына ыргыталар, ди.
- Авылны һәм тирә-юньне ямьсезли торган бу күренештән котылу өчен бергәләп эшләү кирәк. Яз һәм җәй үткәрелә торган өмәләрдә барыбыз да актив катнаша, ә калганнарын мәдәният йорты хезмәткәрләре белән генә башкарып чыгарга туры килә. Шушы 4-5 кеше белән юл кырыйларында, авыл эчендә үсеп утыручы биек үләннәрне чабабыз, - диде Валентина Ивановна.
Юл мәсьәләсенә килгәндә, федотовкалыларның хәле күпкә яхшырак. Олы юл белән тоташтыручы асфальт юл авылга кадәр килеп җиткән.
Әмма кайбер урамнары мактанырлык түгел. Халыкның борчылуы урынлы. Валентина Ивановна әйтеп узганча, быел авыл эчендәге юлларны үз көчләре белән 2-3 тапкыр тигезләп чыкканнар. Асфальт беткән урында зур чокыр барлыкка килеп, шунда су җыелып яткан. Экскаватор яллап, үз тракторлары белән ком ташып, әлеге урынны тигезләгәннәр. Бу эш шулай ук Иваш чишмәсе һәм түбән урамда да башкарылган. Бу яктан халыкның урамнардагы юлларны төзекләндерү буенча тырышлыгын үрнәк итеп куярлык.
Авылны су белән тулысынча тәэмин итү проблемасы да чишелеш алдында тора. Тиздән ул «Вода района» оешмасы белән эшли башларга җыена.
Авыл башлыгы сүзләренчә, авылда планлаштырылган чараларның барысы да үтәлә. Пенсия вакытында түләнә, һәр авыл белән ныклы элемтә чарасы урнаштырылган, медицина хезмәткәрләре тәҗрибәле, укытучы-тәрбиячеләрнең эшеннән дә халык канәгать.
Җирлектә хәл итәсе проблемалар бар әле. Бу - халыкның эшкә карата булган битарафлыгы. Колхозда эш җитәрлек булса да, анда чыгарга теләүчеләр юк. Валентина Ивановна бу мәсьәләгә җитди килергә чакырды.
- Мәктәп бинасы 1986 елгы. Түбәсе шактый таушалган. Аны ясау өчен безгә төзелеш материаллары биргәннәр иде, шуның белән беркадәр өлешен ремонтладык, тик бу эш тәмамланмаган. Электрүткәргечләр белән дә шул ук хәл. Гомумән, мәктәпкә капремонт кирәк, - диде директор Маһиҗан Габдуллин.
Аны шулай ук кадрлар мәсьәләсе дә борчый. Бүген биредә укыта торган укытучыларның күпчелеге пенсия яшендә.
Баш табиб урынбасары Рамил Гаязов диспансеризация үтү турында сөйләде. Бу уңайдан, бер апа аның тиешле дәрәҗәдә үткәрелмәвеннән зарланып алды.
- Диспансеризация дигән булалар, тик аны тиешле дәрәҗәдә үткәрә алмыйлар. Диспансеризация узарга баргач, күңелем төшеп кайттым. Гап-гади кан анализы да ясамадылар, - диде ул, ачынып. Рамил Рәисович бу сорауга ачыклык кертергә сүз бирде.
Федотовкалыларны медицина өлкәсенә кагылышлы тагын бер сорау борчый. ФАПка килүчеләр медицина ярдәмен вакытында, ягъни килү белән ала алмый икән. Фельдшерлар йә чишмәгә су алырга киткән, яисә пунктта идән юа торган була. Медицина хезмәткәрләре моны ФАПта санитарның булмавы белән аңлатса да, авыруларга ярдәмне иң беренче чиратта күрсәтергә кирәктер.
Киләсе ел планнарына килгәндә, авыл башлыгы халыкны борчыган мәсьәләләрне күз уңында тотачагын әйтте. Әйтик, урамнарны яктырту, юлларны төзекләндерүне тәмамлау кебеге - бүген беренче урында тора.

Теги: ќыен
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: