Заман сулышы

Лениногорск районын археологик яктан тикшерәчәкләр (интервью)

Безнең районны археологик яктан аз өйрәнелгән, дип саный Татарстан фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге институтының татар-болгар цивилизациясе бүлеге мөдире, республиканың атказанган фән эшлеклесе Альберт Борһанов. Район җитәкчелеге хуплавын алып, районыбызда археологик тикшерү эшләрен башлап җибәргән ул. -Альберт Әхмәтҗанович, сезнеңчә, археологик яктан районыбыз нигә шулай аз өйрәнелгән? -Бөтенләй өйрәнелмәгән түгел ул, разведка...

Реклама

Безнең районны археологик яктан аз өйрәнелгән, дип саный Татарстан фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге институтының татар-болгар цивилизациясе бүлеге мөдире, республиканың атказанган фән эшлеклесе Альберт Борһанов. Район җитәкчелеге хуплавын алып, районыбызда археологик тикшерү эшләрен башлап җибәргән ул.


-Альберт Әхмәтҗанович, сезнеңчә, археологик яктан районыбыз нигә шулай аз өйрәнелгән?
-Бөтенләй өйрәнелмәгән түгел ул, разведка рәвешендә өйрәнелгән, тик комплекслы тикшерелмәгән. Нигездә, галим-археологларның аерым җирдә үткәрелгән тикшерүләре һәм җирле халык арасында очраклы рәвештә тапкан археологик табылдыклардан гыйбарәт. Мәсәлән, 1928 елда Шөгер поселогы янында курган табалар, аннан агачтан ясалган табак-савыт калдыклары чыга. 1985 һәм 1986 елларда Спиридоновка һәм Юлтимер авылы, "Бәкер" шифаханәсе янында курган калдыклары, Сарабиккол, Воздвиженка авыллары тирәсендә урта гасырларга караган шактый гына балчык савытлар табылган.
- Хәзер аз гына аңлатып үтик әле. Мәсәлән, курган ул каберлекне аңлата, бугай.
- Элек, мәҗүсилек чорында үлгән кешеләрне, бигрәк тә хәллерәкләрне җир астына бүлмә ясап, шунда савыт-саба, хәтта азык-төлек куеп күмгәннәр. Лениногорск районында курганнар Бәкердә, Шөгердә бар, Юлтимердә каберлекләр бар. Алар барысы да урта гасырларга, ягъни IV -XVI гасырларга туры килә.
- Бу тикшерү эшләре озакка барыр, дип уйлыйсызмы?
- Ике-өч елга да сузылырга мөмкин. Быел яз көне мин район башлыгы Рәгать Хөсәенов белән очраштым, ул минем тәкъдимемне хуплады. Хәзерге вакытта археологик-тикшерү эшләренең беренче - разведка этабы бара. Өч юнәлеш буенча өйрәнеләчәк. Беренчесе - инде билгеле булган археология объектларының урынын, хәзерге вакыттагы халәтен бәяләү. Рәсми мәгълүматларга караганда, сезнең районда ике дистәгә якын археология һәйкәле бар, алар бронза чоры һәм урта гасырларга карый. Күбесе бик аз өйрәнелгән. Урта гасыр объектларыннан Сарабикколда табылган берничә урынны, Бәкер, Шөгер, Юлтимер, Спиридоновка, Воздвиженка авылларындагы бронза чорына караган курган, каберлекләрне әйтергә мөмкин. Икенче юнәлеш - архив, музей, фольклор мәгълүматларын, агач һәм таштан ясалган архитектура объектларын өйрәнү. Болардан Иске Шөгердә XIX гасырда төзелгән мәчет, Иске Куакта шул ук чорда төзелгән чиркәү бинасы сакланып калган. Тимәштә шагыйрь, мәгърифәтче Габдерәхим Утыз Имәни кабере бар.
- Беренче табышлар да бардыр инде?
- Тикшерү эшенең өченче юнәлеше кабер ташларын өйрәнү Алар сезнең районда өйрәнелмәгән, диярлек. Ә бит кабер ташлары һәм алардагы язулар борынгы бабаларның тормыш-көнкүреше турында күп нәрсә сөйли. Мәсәлән, бу көннәрдә Сарабиккол авылында булдым, анда ике зират бар, берсендә генә 506 кабер ташы санадым, күпчелеге XVII-XIX гасырга карый, унҗиденче гасырга караган борынгыраклары да бар. Тимәш зиратында 106 борынгы таш санадым. Кайсыбер ташларга нәсел тамгалары куелган. Тагын шундый кабер ташлары Кирлегәч, Түбән Чыршылы, Куакбаш, Зәй-Каратайда бар. Аларны фотога төшереп, размерларын алып, анда булган мәгълүматны теркәп барам, аннан алар белгечләр тарафыннан җентекләп өйрәнеләчәк. Шунысын да әйтәсе килә: зиратларны иске агачлардан чистартырга кирәк, күп кенә ташлар җир астына төшеп бара, аларны күтәрергә кирәк.
- Табылдыклардан нәрсәләр бар?
- Пычак, хатын-кыз бизәнү әйберләре, ат иярләү кирәк-яраклары, ук һәм сөңге очлары, аю сөягеннән ясалган амулет, эш кораллары, йозак, тагын ташка әверелгән әйберләр күп. Бронза чорына караган, ягъни безнең эрага кадәр 4 мең еллар элек вакытка караган әйберләр табыла. Иске Писмәннән чүлмәк ватыклары, Сарабиккол авылы тирәсендә VI-VII гасыр һәм Алтын Урда чорына караган һәйкәл калдыкларын, унбер-уникенче гасырларга караган бизәнү әйберен таптым. Иске Писмәндә яхшы гына музей бар, анда ундүртенче-унбишенче гасыр материаллары шактый. Җирле халык та табылдык материаллар китерә, ди. Нигездә унҗиде-унсигезенче гасырга караганнны.
-Җирле халык белән дә аралашасыздыр.
-Әлбәттә, шалтыраталар, белгәннәре белән уртаклашалар. Әле кичә генә Мөэмин-Каратай авылы тирәсендәге бер урыннан борынгы әйберләр чыгуын әйттеләр. Булдым мин анда, болгар һәм Алтын Урда чоры авылы калдыкларына тап булдым. Яңа Сережкинодан ерак түгел, Урта гасырда булган өч борынгы авыл урыны табылды. Җирле халык, укытучылар, туган як тарихы белән кызыксынучылар, музей хезмәткәрләре дә безгә ярдәм итәр, дип ышанып калам. Телефоным: 8-917-288-83-88, электрон VI-адресым:aldert_durhan@ list.ru .Өйрәнү-тикшерү барышында табылган һәр материал ныклап өйрәнелеп, Лениногорскиның туган якны өйрәнү музеена тапшырылачак. Шулай ук алынган мәгълүматлар китап һәм фәнни мәкаләләрдә кулланылачак. Аннан сезнең районда, танылган галимнәрне чакырып, фәнни-гамәли конференция дә үткәрү хыялы да бар. Аны туган як тарихына, ТАССРның 95 еллыгына һәм танылган академик, Сарабикколда туып үскән Әгъдәс ага Борһановның 95 яшьлек юбилеена багышларга, дип торам.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: